- РУС
- ТАТ
Эчтәлек
Мукшур
Татарстанның Әгерҗе районындагы авыл. Әгерҗе шәһәреннән 49 км көньяк-көнбатыштарак, Чаж елгасының югары агымы буенда урнашкан
1650–1660 елларда нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Еманчур, Татар Мукшуры исемнәре белән дә билгеле.
1710–1733 елларда халкы Тәбәрле һәм Сокман авылларына күченү сәбәпле авылда яшәүчеләр булмый. Алга таба кабат килеп урнашалар.
XVIII йөзнең икенче яртысында халкы көчләп чукындырыла (соңрак яңадан исламга кайталар).
XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук балта эше, такта яру, кап сугу, олаучылык кәсепчелеге тарала.
XX йөз башында авылда мәчет (1903 ел), мәктәп һәм мәдрәсә була.
Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1128,5 дисәтинә тәшкил итә.
1919 елга кадәр авыл – Вятка, 1919 елдан – Казан, 1920 елдан – Вятка губернасының Алабуга өязе Сарсак-Умга волостенда. 1921 елның гыйнварыннан – ТАССРның Алабуга (июньгә кадәр өяз), декабреннән – Әгерҗе, 1924 елдан – Алабуга кантонында.
1927 елның 14 февраленнән – Әгерҗе, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.
Хәзер Тәбәрле авыл җирлеге составына керә.
1928–1929 елларда “Үрнәк” колхозы (беренче рәисе – А.Әхтәмов) оештырыла. Бөек Ватан сугышыннан соң, “Үрнәк” колхозына “Красный факел”, “Кызыл флаг” һәм М.Горький исемендәге колхозлар кушыла. 1961 елда “Игенче” колхозы (Сокман авылы) белән берләштерелә.
Халкы күбесенчә “Ак Барс – Әгерҗе” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.
1938 елда мәчет манарасы киселә, 1963 елга кадәр бинасы башлангыч мәктәп буларак файдаланыла.
Авылда клуб, медпункт бар.
Ф.Х.Хөрмәтова (1942 елда туган) – музыкант, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТРның атказанган артисты.
1744 елда – 30 ир-ат;
1859 елда – 276,
1887 елда – 479,
1905 елда – 640,
1920 елда – 683,
1926 елда – 661,
1938 елда – 635,
1958 елда – 302,
1970 елда – 242,
1989 елда – 160,
2002 елда – 127,
2010 елда – 86,
2015 елда – 83 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.