Тарихы

Авылга XVI йөзнең икенче яртысында нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук сәүдә эше, чыпта-капчык сугу, чүлмәк ясау кәсепчелеге тарала.

Авыл мәчете 1743 елда җимерелә, соңрак яңасы төзелә.

1816 елда указлы мулла итеп Фәтхулла Мәсәгутов (1787–1863) сайлана. Аның улы С.Ф.Мәсәгутов (1815–1892) 1845 елда Алабуга шәһәренең беренче указлы мулласы итеп сайлана, ә оныгы – Х.С.Мәсәгутов (1862–1921) 1886 елда – Морт авылы җамигъ мәчетенең беренче указлы мулласы, 1907 елда Вятка губернасының Алабуга өязеннән Дәүләт думасы депутаты итеп сайлана.

XX йөз башында авылда мәчет (1930 елларда ябыла, бинасы ашлык амбары, мәктәп, клуб итеп файдаланыла), мәктәп (1820 елдан), земство мәктәбе (1914 елдан) була.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1670,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1919 елга кадәр авыл – Вятка, 1919 елдан – Казан, 1920 елдан – Вятка губернасының Алабуга өязе Сарсак-Умга волостенда. 1921 елның гыйнварыннан – ТАССРның Алабуга (июньгә кадәр өяз), декабреннән – Әгерҗе, 1924 елдан – Алабуга кантонында.

1927 елның 14 февраленнән – Әгерҗе, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Кодаш авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1949–1993 елларда авылда “Алга” колхозы, 1994–2006 елларда “Алга” күмәк предприятиесе эшли.

Халкы күбесенчә крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1972 елда авылда сигезьеллык мәктәп ачыла, 1989 елда – урта мәктәп, 2006 елда мәктәп – балалар бакчасы итеп үзгәртелә.

Хәзерге вакытта башлангыч мәктәп – балалар бакчасы, клуб, китапханә, “Нур” мәчете (2006 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Т.Закиров (1925–1994) – язучы, драматург.

Халык саны

1762 елда – 80 ир-ат;
1859 елда – 400,
1877 елда – 562,
1905 елда – 719,
1920 елда – 994,
1926 елда – 848,
1938 елда – 864,
1958 елда – 316,
1970 елда – 295,
1989 елда – 309,
2002 елда – 279,
2015 елда – 228 кеше (татарлар).