Тарихы

1665–1667 еллардан мәгълүм (бер версия буенча, Казан ханлыгы чорында нигез салына).

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре (лашманнар) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук сезонлы авыл хуҗалыгы эшләренә китеп эшләү тарала.

1760–1770 елларда авыл янында тимер детальләр заводы төзелә һәм эшли, рудадан тимер чүкиләр, җитештерүчәнлеге 1 елга 1 мең поттан азрак тәшкил итә. Табыш бирмәве сәбәпле ябыла.

XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, 5 сәүдә-сәнәгать оешмасы була. Авыл җәмәгатенең имана җире 839,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Сембер губернасының Буа өязе Мөчәли волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чүпрәле, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1966 елның 30 декабреннән Чүпрәле районында.

Хәзер Иске Кәкерле авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда “Барыш” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Х.Әхмәтов), 1959 елда “Ялкын” колхозы сотавына керә (Иске Кәкерле авылы), 1995 елдан – “Ялкын” күмәк предприятиесе, 2004–2013 елларда – “Дрожжаное” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2013 елдан – “Ак Барс Дрожжаное” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы күбесенчә “Ак Барс Дрожжаное” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2014 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли (1923 елда башлангыч мәктәп буларак ачыла, 1950 елда – җидееллык, 1959 елда сигезьеллык итеп үзгәртелә).

Авылда клуб, китапханә (1993 елдан, клуб бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (2017 елда яңа бина төзелә), “Абыз Кадыкай бабай” мәчете (1995 елдан) бар.

Клуб каршында “Гөлкәйләр” фольклор коллективы (1981 елдан) эшли.

Авыл зиратында “Абыз бабай” кабере бар, кабер ташы XIX йөзгә карый. Халык ышанулары буенча, Абыз Кадыкай мөселманнар башлыгы булган, гадәттән тыш сәләткә ия була. Җирле халык өчен кабер мөселман йолаларын башкара торган изге урын санала. Ел саен май аеның соңгы җомга көнендә анда имамнар һәм дин тотучылар җыела.

Абыз Кадыкай кабере Чүпрәле районының тарихи ядкәрләре исемлегенә кертелгән. 2012–2013 елларда кабер янында агачтан зур булмаган “Шәрифҗан” мәчете салына, 2018 елда истәлек ташы куела.

Күренекле кешеләре

З.Ш.Нури (1921–1994) – шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, РСФСРның атакзанган мәдәният хезмәткәре, Бөек Ватан сугышында катнаша, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, “Почет Билгесе”, Халыклар дуслыгы орденнары кавалеры;

Шәйхелислам Ә.Хәмиди (1869–1911) – дин эшлеклесе, дин белгече;

Шакирҗан Ә.Хәмиди (1878–1933) – дин эшлеклесе-җәдитче, революционер, мәгърифәтче, язучы.

Халык саны

1859 елда – 330,
1897 елда – 547,
1913 елда – 872,
1920 елда – 740,
1926 елда – 797,
1938 елда – 827,
1949 елда – 844,
1958 елда – 856,
1970 елда – 891,
1979 елда – 686,
1989 елда – 363,
2002 елда – 255,
2010 елда – 200,
2018 елда – 144 кеше (татарлар).