Борынгы бабаларыбызның ислам динен дәүләт дине сыйфатында кабул итүе татар халкы тарихында дәверләрне иңләгән вакыйга була. IX йөз ахырына, Урта Азия илләре белән транзит сәүдә алып бару нәтиҗәсендә, болгарлар ислам дине белән инде шактый яхшы таныш булалар. Аерым алганда, 903–904 елларда Идел буе Болгар дәүләтенә килеп киткән фарсы географы Ибне Рустә болгарларда мәчет һәм мәдрәсәләрнең булуы хакында хәбәр итә. Идел буе Болгар дәүләте идарәчесе Алмыш Болгар җәмгыятенең барлык өлкәләре өчен ислам дине ролен көчәйтүнең файдасын яхшы аңлый. Ләкин, беренче чиратта, аның ниятләре болгарларның ныклы бергәлеккә туплану зарурлыгы, шулай ук кодрәтле аркадаш сыйфатында Багдад хәлифәлегенә йөз тоту белән бәйле була. Шуңа күрә 921 елда Алмыш “үзен дингә үгетләрлек, ислам дине кануннарын өйрәтерлек, аның өчен мәчет төзерлек кемне дә булса җибәрү турында” үтенеч белән үзенең илчесен Багдад хәлифәсенә җибәрә. Икенче елда ук Болгарга Багдад хәлифәсеннән илчелек килә. Шул сәбәпле, 922 елның маенда Алмыш болгар бәкләрен һәм кабилә аксөякләрен корылтайга җыя, анда ислам дине Идел буе Болгарында  дәүләт дине дип игълан ителә.

Әлеге вакыйга хәлиткеч әһәмияткә ия була. Ислам динен кабул итү нәтиҗәсендә кешеләрнең әйләнә-тирә җиһанга, халык һәм хакимият арасында үзара мөнәсәбәтләргә карата күп кенә мәсьәләләрдә карашлары үзгәрә. Глобаль нисбәттә ислам динен кабул итү Идел буе Болгар дәүләтенең мөселман казанышларына гына түгел, бәлки антик цивилизациягә кушылуын да билгели. Болгар бөтендөнья мөселман өммәтенең төньяк чигенә әверелә.

Идел буе Болгар дәүләтенең ислам кабул итүенең әһәмияте, һичшиксез, шул заман һәм әлеге дәүләтнең географик кысалары белән генә чикләнми. Ислам дине төрки традицияләр белән берләшү нәтиҗәсендә киләчәктә кабатланмас татар-мөселман цивилизациясе үсеп чыга. Ул татар милләтенең бергә тупланып ныгуын нигезләгән факторга әверелә һәм татар дөньясының эчке бердәмлеген тәэмин итә. Нәкъ менә ислами татар җәмгыятендә дини-фәлсәфи фикернең җәдитчелек һәм ислам социализмы кебек яңа агымнары барлыкка килә.

Хәзерге вакытта Россия Федерациясенең дини халкы арасында сан буенча мөселманнар икенче урынны билиләр. Алар Россиянең барлык субъектларында яшиләр. Мөселман оешмалары үзләренең эшчәнлекләрен төрле өлкәләрдә гамәлгә ашыра алсын өчен закон дәрәҗәсендә шартлар тәэмин ителгән. Дөньядагы башка диннәр кебек үк, традицион дин сыйфатында, ислам Россиядә социаль тотрыклылыкны, гаиләләрне, гомумкешелек дини-әхлакый кыйммәтләрен ныгытуга һәм, һичшиксез, татар җәмгыятенең, гомумән Россия җәмгыятенең дә алгарышлы үсешенә ярдәм итә.

Хәзерге вакытта татар-мөселманнар Россия дәүләте тормышында мөһим роль уйныйлар. Алар Россия Федерациясе дәүләт хакимиятенең барлык структураларында һәм баскычларында диярлек эшлиләр. Мөселманнар арасында Россия һәм дөнья күләмендә танылган мәдәният, фән, сәнгать эшлеклеләре, күренекле эшмәкәрләр, спортчылар һәм җәмәгать эшлеклеләре бар.

Россия мөселманнары өчен ислам дине традицион дини-әхлакый кыйммәтләренең буыннан-буынга күчүчәнлеген тәэмин итүче төп нигез булып торучы факторларның берсе  күпгасырлык татар-мөселман илаһият тәгълиматы тәҗрибәсенә нигезләнгән мөселман мәгариф системасын формалаштырудан гыйбарәт. Шуңа бәйле хәлдә Россиядә эзлекле рәвештә ислам дине буенча урта һәм югары белем бирү системасы булдырыла, хәзерге вакытта 80 нән артык мөселман дини уку йортлары исәпләнә. Алар арасында 2017 елда ачылган Болгар ислам академиясе аерым урын били. Академия алдына куелган максатларны һәм бурычларны күздә тотып, Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин:  “Болгар академиясе Россия ислам дине мәктәбе традицияләрен торгызырга, мөселман мәгарифенең гомумроссия үзәге булырга тиеш”, - дип билгеләп узды.

Соңгы елларда ислам факторы дөнья сәясәтендә гаять мөһим аспектка әверелә бара. Россия дәүләтенең эчке һәм тышкы сәясәтен формалаштырганда һәм гамәлгә ашырганда Якын Көнчыгыштагы һәм Үзәк Азиянең кайбер илләрендәге хәлләргә карата бу факторның исәпкә алынуы зарури шарт итеп куела.

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителү –  чыннан да бик зур вакыйга, тарих өчен һәм татарларның, шулай ук бөтен Россиянең хәзерге хәле өчен аның әһәмиятен ахыргача бәяләү кыен. Шуңа күрә Идел буе Болгар дәүләте халкы тарафыннан ислам дине рәсми рәвештә кабул ителүнең 1100 еллыгы хөрмәтенә үткәреләчәк бәйрәмнең федераль дәрәҗәдә гамәлгә ашырылуы табигый.

Бәйрәм итү турындагы мәсьәлә 2020 елның 4 ноябрендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Россиянең зур дини берләшмәләре җитәкчеләре белән онлайн-очрашуы барышында күтәрелде, 2021 елның 28 апрелендә Президент шәхсән үзе 2022 елда бәйрәмгә әзерлек чаралары һәм аны уздыру турындагы фәрманны имзалады, һәм ул Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 21 июле күрсәтмәсе белән рәсмиләштерелде. Дәүләт башлыгы боерыгы буенча оештыру комитетын РФ вице-премьеры М.Ш.Хөснуллин җитәкләде. Хөкүмәт рәисе урынбасары ислам диненең Россия дәүләтчелегенең һәм мәдәниятенең аерылгысыз өлеше булып торуын, аның милләтара татулыкны саклауга һәм милләт һәм дәүләтнең тотрыклы үсешенә керткән өлешен ассызыклады.

Татарстан Республикасы башлыклары шулай ук әлеге вакыйганың мөһимлегенә басым ясыйлар. Татарстан Президенты Р.Н.Миңнеханов 1100 ел элек булган вакыйгалар хәзерге Россия ислам өммәте формалашу өчен зур тарихи әһәмияткә ия, дип билгеләп узды. ТР Дәүләт Киңәшчесе М.Ш.Шәймиев, төбәктә конфессияара татулыкка нигез буларак, игътибарны Татарстанда православие һәм ислам диненә тигез мөнәсәбәт принцибы саклануга юнәлтте.

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын югары дәүләт дәрәҗәсендә бәйрәм итү, һичшиксез, конфессияара һәм  милләтара татулык принципларының  алга таба үсешенә, ислам тарихын һәм мәдәниятен, шулай ук төбәктә һәм, гомумән, Россия Федерациясендә мәдәниятара үзара багланышлар традицияләрен өйрәнүгә һәм популярлаштыруга булышлык итәчәк.

Автор — Б.Л.Хәмидуллин

Урманче Б.И. Ибн Фадланның Болгарга килүе. 1973

Катыргы, темпера. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее