Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Старый Ильмовый Куст исеме белән мәгълүм.

1720 еллардан халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә, 1835–1860 елларда Удел ведомствосы карамагында була. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында Халык мәгарифе министрлыгы мәктәбе, 11 сәүдә-сәнәгать оешмасы була. Авыл җәмәгатенең имана җире 945 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Сембер губернасының Буа өязе Үби волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чүпрәле, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1966 елның 30 декабреннән Чүпрәле районында.

Хәзер Иске Чүпрәле авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда – авылда Ворошилов исемендәге колхоз (беренче рәисе – Ф.Макаркин) оештырыла. 1963 елда “Россия” колхозы (Иске Чүпрәле авылы) составында. 1994 елдан – “Россия” крәстияннәр хуҗалыгы ассоциациясе, 2004 елдан – “Центральное” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте. 2011 елдан – колхоз җирләре “Ак Барс Дрожжаное” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте карамагында.

Мәгариф һәм мәдәният

1985 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (бина төзелә), 2014 елда башлангыч мәктәп-балалар бакчасы итеп үзгәртелә.

Авылда күп функцияле үзәк (2018 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, клуб, китапханә (1988 елдан мәктәп бинасында) бар.

Клуб каршында “Азамат” балалар вокаль коллективы эшли (2015 елдан).

Күренекле кешеләре

Н.С.Ефремов (1895–1988) – чуаш драматургы, Беренче Бөтендөнья, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында катнаша;

Г.Д.Петрова (1954 елда туган) – философ, философия фәннәре докторы.

Халык саны

1723 елда – 193 ир-ат;
1859 елда – 470,
1897 елда – 642,
1913 елда – 942,
1920 елда – 967,
1926 елда – 956,
1938 елда – 970,
1949 елда – 789,
1958 елда – 1052,
1970 елда – 794,
1979 елда – 734,
1989 елда – 488,
2002 елда – 446,
2010 елда – 408,
2018 елда – 422 кеше (чуашлар).