Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысында йомышлы чуашлар тарафыннан нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Дрожжаной Куст исеме белән дә билгеле.

1720 елларда – халкы дәүләт крәстияннәре, 1835 елда удел крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук сезонлы авыл хуҗалыгы эшләренә китеп эшләү тарала.

XX йөз башында авылда Халык мәгарифе министрлыгы мәктәбе, 10 сәүдә-сәнәгать оешмасы була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1074,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Сембер губернасының Буа өязе Үби волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чүпрәле, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1966 елның 30 декабреннән Чүпрәле районында.

Хәзер Алёшкин-Саплык авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Ударник” колхозы оештырыла (беренче рәисе –Л.Чекмарёв), 1958 елдан Калинин исемендәге колхоз (Алёшкин Саплык авылы) составында. 1993 елдан – Калинин исемендәге крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2008 елдан – “Алёшкино” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (“Колос” агрофирмасы филиалы, аннары “Корм Дрожжановский” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте), 2015 елдан “П.В.Дементьев исемендәге агрофирма” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы күбесенчә “П.В.Дементьев исемендәге агрофирма” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык, терлекчелеке белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп-балалар бакчасы (1989 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, клуб бар.

Клуб каршында “Уяв” чуаш фольклор коллективы (2003 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

Р.Г.Ильязов (1954 елда туган) – эколог, радиобиолог, доктор биология фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, РФнең атказанган фән эшлеклесе, Чернобыль АЭС авариясе нәтиҗәләрен бетерүдә катнаша, Батырлык ордены кавалеры;

С.С.Сорокин (псевдонимы Таваньялсем) (1886–1956) – шагыйрь, прозаик, фольклорчы, 1 нче Бөтендөнья сугышында катнаша;

У.Т.Тимофеева (псевдонимы Ульяна, Шербиге) (1897–1981) – югары театр белеме булган беренче чуаш драма актрисасы, режиссер, педагог, тәрҗемәче, публицист, җәмәгать эшлеклесе.

Халык саны

1859 елда – 274,
1897 елда – 342,
1913 елда – 575,
1920 елда – 517,
1926 елда – 562,
1938 елда – 590,
1949 елда – 563,
1958 елда – 437,
1970 елда – 431,
1979 елда – 168,
1989 елда – 298,
2002 елда – 265,
2010 елда – 257,
2018 елда – 241 кеше (чуашлар).