Оештыручылары — ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы.

2005 елдан «Татмедиа» ААҖ филиалы.

«Татарстан хәбәрләре» газетасы җирлегендә оеша.

Чыгу урыны һәм вакыты

1995 елның июленнән Казанда татар телендә нәшер ителә.

Баш мөхәррире — З.М.Мансуров.

Юнәлеше

Газетада татар мәдәнияте, әдәбияты һәм теле мәсьәләләренә, республиканың күренекле мәдәният эшлеклеләренең эксперт бәяләмәләренә зур урын бирелә; социаль мәсьәләләр яктыртыла, мәгариф һәм тәрбия системасының торышы хакында материаллар урнаштырыла.

Даими рәвештә танылган һәм башлап язучы авторларның әсәрләренә, китапларга һәм спектакльләргә рецензияләр басыла.

Ай саен «И туган тел...» кушымтасы чыгарыла, анда фән, мәдәният, мәгариф эшлеклеләренең фикерләре, шулай ук татар теле тарихы һәм үсеше актуаль мәсьәләләренә багышланган материаллар урын ала.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2014. Т.4;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Р.Р.Мөхәммәтова