Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысыннан мәгълүм (башка мәгълүматлар буенча, Казан ханлыгы чорында нигез салына). Революциягә кадәрге чыганакларда Чуваш Чаге исеме белән телгә алына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук сезонлы авыл хуҗалыгы эшләренә китеп эшләү тарала.

1905 елда агач чиркәү төзелә (1931 елда ябыла, бинасында мәктәп урнаша).

XX йөз башында авылда чиркәү, мәчет, мәктәп, тегермән, 7 сәүдә-сәнәгать оешмасы эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1901,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Сембер губернасының Буа өязе Городище волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чүпрәле, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1966 елның 30 декабреннән Чүпрәле районында.

Хәзер Түбән Чәке авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Красный ключ” колхозы оештырыла (беренче рәисе – А.Козлов). 1950 елдан Фрунзе исемендәге колхоз (Түбән Чәке авылы) составында, 1994–2010 елларда – Фрунзе исемендәге күмәк предприятие, “Марс” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе.

2012 елдан колхоз җирләре “АгроТрансПорт” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте карамагында. 2005 елдан шулай ук “Шишкин” крәстиян-фермер хуҗалыгы (үсемлекчелек) эшли.

Мәдәният

Авылда Архангел Михаил чиркәве (яңадан торгызыла һәм реставрацияләнә, 2001 елдан), Троица Живоначальная кәшәнәсе (2005 елдан) бар.

Авыл тирәсендә төбәк өчен әһәмиятле “Шерелдәүк ерым” һәм “Мордва болыннары” табигать истәлекләре урнашкан (икесе дә 2008 елдан, мәйданнары – 90,4 һәм 34,1 гектар). Алар Олы Яклы елгасын туендыручы күп инешләре булган ерымлы-сызалы системадан гыйбарәт.

“Шерелдәүк ерым” флорасында 72 ыругка һәм 32 семьялыкка караган югары көпшәле үсемлекләрнең 96 төре теркәлгән. Җир-су хайваннарының һәм сөйрәлүчеләрнең дүрт төре билгеле; кошларның 32 төре (ТРның Кызыл китабына кертелгәннәре: болын карчыгасы, сары корташар, урман күгәрчене, шөпшәашар, саз ябалагы), вак имезүчеләрнең җиде төре билгеләнгән; Европа кондызының бер семьялыгы табылган.

“Мордва болыннары” табигать истәлеге флорасында 62 ыругка һәм 27 семьялыкка караган югары көпшәле үсемлекләрнең 77 төре теркәлгән. ТРның Кызыл китабына кертелгәннәрдән иткызыл бармактамыр билгеле. Җир-су хайваннарының һәм сөйрәлүчеләрнең берәр төре, кошларның 21 төре (шулардан – болын карчыгасы һәм сары корташар Татарстан фаунасы өчен сирәк очрый һәм юкка чыгучы төр санала), имезүчеләрнең бер төре билгеләнгән.

Күренкле кешеләре

Г.П.Токмаков (1951елда туган) – инженер-электроник, техник фәннәр докторы, профессор.

Халык саны

1859 елда – 946,
1897 елда – 1416,
1913 елда – 1767,
1920 елда – 1805,
1926 елда – 1180,
1938 елда – 1008,
1949 елда – 710,
1958 елда – 829,
1970 елда – 840,
1979 елда – 698,
1989 елда – 327,
2002 елда – 291,
2010 елда – 273,
2018 елда – 254 кеше (чуашлар).