Тарихы

XVIII йөзнең беренче чирегенә кадәр нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы удел крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тимерчелек кәсепчелеге тарала. Авылда 4 сәүдә-сәнәгать оешмасы эшли.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 713 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Сембер губернасының Буа өязе Үби волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чүпрәле, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1966 елның 30 декабреннән Чүпрәле районында.

Хәзер Звезда авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Правда” колхозы оештырыла (беренче рәисе – В.Т.Калмыков). 1950 елда берләштерелгән “Слава Сталину” колхозына керә, 1957 елдан “Дружба” колхозы (Хорновар-Шигали авылы) составында.

1996 елдан – “Дружба” күмәк предприятиесе, 2004 елдан – “Шигали” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008 елдан – “Колос” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең “Шигали” филиалы, 2010 елдан – “Корм Дрожжановский” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең “Шигали” филиалы. 2015 елдан колхоз җирләре “П.В.Дементьев исемендәге агрофирма” һәм “Ак Барс Дрожжаное” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре карамагында, шулай ук “Афанасьев А.В.” һәм “Клементьева О.Г.” крәстиян-фермер хуҗалыклары фермерлары тарафыннан арендага алына.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2019 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли. Авылда клуб (1948 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2015 елдан), Александр Невский чиркәве (2012 елдан) бар.

Клуб каршында “Шахаль” чуаш фольклор коллективы (2008 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

А.С.Чебанов (1937–2011) – чуаш драматургы, шагыйрь, прозаик, публицист, РФ Язучылар берлеге әгъзасы, Чуаш Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

Халык саны

1747 елда – 187 ир-ат;
1859 елда – 308,
1897 елда – 541,
1913 елда – 648,
1920 елда – 830,
1926 елда – 1131,
1938 елда – 652,
1949 елда – 776,
1958 елда – 766,
1970 елда – 642,
1979 елда – 549,
1989 елда – 314,
2002 елда – 297,
2010 елда – 239,
2018 елда – 225 кеше (чуашлар).