Тарихы

XVIII йөздә нигез салына.

Башта халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә, 1835–1860 елларда Удел ведомствосы карамагында була. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1898 елда авылда земство башлангыч мәктәбе ачыла, 1901 елда ул ике сыйныфлы чиркәү-приход мәктәбе итеп үзгәртелә.

XX йөз башында Сергей Радонежский чиркәве (1901 елда төзелә, архитектура истәлеге; хәзер эшләми, 1930 еллар уртасыннан бинасында клуб, аннары мәдәният йорты урнаша), 2 мәктәп, 2 сәүдә-сәнәгать оешмасы була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 506,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Сембер губернасының Буа өязе Үби волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чүпрәле, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1966 елның 30 декабреннән Чүпрәле районында.

Хәзер Звезда авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда Будённый исемендәге колхоз оештырыла, 1930 елда таркала, 1931 елда “Трудовик” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Н.А.Нягусев). 1950 елда берләштерелгән “Слава Сталину” колхозына керә, 1957 елдан “Дружба” колхозы (Хорновар-Шигали авылы) составында. 1996 елдан “Дружба” күмәк предприятиесе, 2004 елдан “Шигали” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008 елдан “Колос” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең “Шигали” филиалы, 2010 елдан “Корм Дрожжановский” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең “Шигали” филиалы.

2015 елдан колхоз җирләре “П.В.Дементьев исемендәге агрофирма” һәм “Ак Барс Дрожжаное” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре карамагында, шулай ук “Афанасьев А.В.” һәм “Клементьева О.Г.” крәстиян-фермер хуҗалыклары фермерлары тарафыннан арендага алына.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Совет хакимиятенең беренче елларында чиркәү-приход мәктәбе җирлегендә башлангыч мәктәп ачыла, 1926 елда – җиделлык, 1934 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә, 1965 елда Советлар Союзы Герое П.С.Юхвитов исеме бирелә (1993 елда яңа бина төзелә).

Мәктәп каршында “Родной край” музее эшли (1998 елдан, авыл һәм мәктәп тарихы буенча 200 экспонат бар, оештыручылары – А.В.Беззубов, Л.В.Степанова, В.П.Трофимова).

Авылда балалар бакчасы (1980 елдан), мәдәният йорты (2013 елдан яңа бинада), китапханә (2013 елдан мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Мәдәният йорты каршында “Хуранвар” халык уен кораллары чуаш фольклор ансамбле (1980 елдан, 2016 елда “халык” исемен ала, оештыручысы – А.Н.Степанов), “Хавас” чуаш фольклор коллективы, “Берёзка” халык һәм заманча бию коллективы (икесе дә 1982 елдан), “Рябинушка” балалар хореография коллективы (1996 елдан), “Шусам” вокаль коллективы (1998 елдан) эшли.

Авыл территориясендә чиркәү-приход мәктәбенең агач бинасы сакланган (1898 елда ачыла, оештыручысы һәм директоры – Сергей Радонежский чиркәве рухание Н.К.Фиалков). 1917 елгы революциядән соң, 2014 елга кадәр анда урта мәктәп урнаша.

Советлар Союзы Герое П.С.Юхвитов бюсты куела.

Күренекле кешеләре

И.А.Алексеев (1919–1998) – педагог, Чуаш АССРның атказанган мәктәп укытучысы, РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы, Бөек Ватан сугышында катнаша, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры;

С.Е.Немасев (1928–2006) – совет төзүчесе, порталлы кран машинисты, Социалистик Хезмәт Герое, Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры;

А.Н.Фиалков (1905–?) – сөт сәнәгате өлкәсендә белгеч, техник фәннәр докторы, профессор, “Почет Билгесе” ордены кавалеры;

Д.Н.Фиалков (1909–1995) – галим-геолог, төбәк тарихын өйрәнүче, техник фәннәр кандидаты, география фәннәре докторы, профессор, РФнең атказанган геодезия һәм картография хезмәткәре, Бөек Ватан сугышында катнаша, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры;

П.С.Юхвитов (1918–1944) – Советлар Союзы герое, гвардия өлкән лейтенанты, Ленин, Александр Невский, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры.

Халык саны

1859 елда – 167,
1897 елда – 342,
1913 елда – 471,
1920 елда – 481,
1926 елда – 468,
1938 елда – 521,
1949 елда – 531,
1958 елда – 465,
1970 елда – 470,
1979 елда – 399,
1989 елда – 252,
2002 елда – 206,
2010 елда – 161,
2018 елда – 144 кеше (чуашлар).