- РУС
- ТАТ
Татарстанның Чистай районындагы авыл. Талкыш елгасының югары агымы буенда, Чистай шәһәреннән 19 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан
1687 елда морза Киреевларга (авылда яшиләр, XIX йөздә дворянлык дәрәҗәсе алалар) бирелгән җирләрдә нигезләнә. 1713 елда шунда Шонталы авылыннан Мөслим морза Морат улы Киреев (чыганакта – Муслюм Муратов сын Киреев) һәм Хәерле авылыннан Мортаза Ишкин җитәкчелегендә 35 йомышлы татар күченеп утыра. XVIII йөз башында авылда морзалар кенәз Али Ибраһим улы Богданов (Алей Ибраимов сын князь Богданов), кенәз Уразмәт Үрмәк улы Чюряков (Уразмет Урмяков сын князь Чюряков), Батый Барис улы Кайбечев (Батей Борисов сын Кайбечев) яшиләр.
XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә (элекке йомышлы татарлар). Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
Беренче мәчет 1715 елда төзелә, икенче мәхәллә 1863 елда оештырыла. 1891 елда ике мәхәлләнең дә 1870 һәм 1871 елларда төзелгән мәчетләре яна. 1892–1893 елларда яңа мәчетләр төзелә (1930 еллар ахырында ябылалар), беренче мәхәллә мәчете бинасы (сакланган, дини архитектура истәлеге), икенче мәхәллә мәчете бинасы балалар бакчасы буларак файдаланыла (1988–1990 елларда сүтелә).
XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша, мәдрәсә, 4 тегермән, 2 ярма яргыч, 12 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2756 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Мөслим волосте үзәге була. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан Чистай районында.
Хәзер Мөслим авыл җирлеге үзәге.
1928 елда – ТАССРдагы беренче «Муслюмкинская» трактор колоннасы (1929 елдан – Татарстанның 10 еллыгы исемендәге МТС), 1930 елда «Ударник» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Г.Ярмышев). 1950 елда эреләндерелә (хуҗалыкка шулай ук Яңа Урал авылы, хәзер инде юкка чыккан Радио һәм Устье торак пунктлары, 1957 елда Бахта авылы керә). 1995 елдан авылда – «Мөслим» күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2000 елдан – шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005 елдан – «ВАМИН–Чистай» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте бүлекчәсе, 2014 елдан – «Сөт иле–Чистай» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2016 елдан – «Транс Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2018 елдан «Чистай Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (сөт терлекчелеге, сарыклар асрау) эшли.
Авыл үсешенә авыл советы (1948 елдан) һәм колхоз рәисе (1961–1979) (авыл радиолаштырыла, электрлаштырыла, терлекчелек фермалары, хастаханә, мәктәп төзелә) А.З.Хәйруллин, хуҗалык җитәкчесе (1983–2001) М.М.Миңлебаев зур өлеш кертәләр.
1918 елда (башка фикер буенча, 1921 елда) башлангыч мәктәп ачыла, 1925 елда аның каршында пионерлар отряды оештырыла, 1932 елда – җидееллык, 1938 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә (яңа бинада; 1961–1970 елларда яңа бина корыла, мәктәпкә К.Х.Ситдыйков исеме бирелә, 1978 елда яна, 1982 елда ике катлы типик бина төзелә; 1963 елда мәктәп каршында төбәкне өйрәнү музее ачыла).
Авылда мәдәният йорты (1930 елда клуб буларак нигезләнә), китапханә (1957 елдан; икесе дә Әхмәтвәли байның 1900–1902 елларда төзелгән йортында урнаша; эклектиканың «кирпеч» юнәлеше стилендәге архтектура истәлеге), балалар бакчасы (1934 елдан, 1992 елдан – типик бинада), фельдшер-акушерлык пункты (2019 елдан, 1942 елдан – бала тудыру бүлеге булган 30 ятаклы участок хастаханәсе, 2000 еллар башыннан – табиблык амбулаториясе), ирекле янгын сүндерү командасы (2009 елдан), участок ветеринария пункты (2015 елдан), баскетбол мәйданчыгы (2020 елдан), шулай ук төзекләндерелгән «Таш чишмә», «Кара чишмә», «Чыпчык чишмәсе», «Нурулла чишмәсе» кизләүләре бар.
2014 елда иске мәчет җирлегендә И.А.Мәссәров хисабына «Әмир» мәчете төзелә.
Мәдәният йорты каршында 1983 елда Г.М.Садыйкова башлангычында «Дуслык» театр студиясе оештырыла (2018 елдан – халык театры).
Р.Г.Мөстәкыймов (1924–1994) – ветеринария фәннәре докторы, ВАСХНИЛ мөхбир әгъзасы, Таҗикстан Авыл хуҗалыгы фәннәре академиясе академигы, Таҗикстан ССРның атказанган фән эшлеклесе, беренче һәм икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры;
К.Х.Ситдыйков (1913–1945) – Советлар Союзы Герое, капитан, Ленин, беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры, авылда бюсты урнаштырылган, Чистай шәһәренең бер урамы аның исеме белән аталган;
З.А.Шәфигуллин (1932–2002) – РСФСРның, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «Татарстан яшьләре», «Совет Татарстаны», «Социалистик Татарстан» («Ватаным Татарстан»), «Мәдәни җомга» газеталары журналисты, ТАССР Журналистлар берлегенең Х.Ямашев исемендәге бүләге лауреаты.
1930 елларда җирле МТС директоры булып киләчәктә ТАССР мелиорация һәм су хуҗалыгы министры (1968–1969) Х.К.Каратаев эшли.
1782 елда – 176 ир-ат;
1859 елда – 1561,
1897 елда – 1967,
1908 елда – 2057,
1920 елда – 2051,
1926 елда – 1678,
1938 елда – 1276,
1949 елда – 901,
1958 елда – 1086,
1970 елда – 1047,
1979 елда – 784,
1989 елда – 616,
2002 елда – 686,
2010 елда – 571,
2021 елда – 441 кеше (татарлар – 92,5%, руслар – 7,5%).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.