- РУС
- ТАТ
Татарстанның Чистай районындагы авыл. Куйбышев сусаклагычы ярында, Чистай шәһәреннән 19 км көнбатыштарак урнашкан
1675 елдан мәгълүм. Илнең үзәк өязләреннән чыгучылар тарафыннан нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Сергеевское буларак та искә алына.
1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә (Оренбург губернасындагы Вознесение бакыр кою заводына беркетелгән элекке ясаклылар). Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тегүчелек, баш киемнәре тегү, балта эше һәм елга кәсепләре тарала.
Приход 1785 елда оеша. 1846 елда Чистай сәүдәгәрләре Л.Москвичев һәм А.Плаксин хисабына таш Изге Николай Чудотворец чиркәве төзелә (1938–1939 елларда ябыла, чаң манарасы сакланмаган; хәзерге вакытта ярым җимерек хәлдә; соңгы чор классицизм стилендәге дини архитектура истәлеге).
1866 елда 1861 елга кадәр ачылган чиркәү-приход училищесы җирлегендә земство мәктәбе оештырыла (1903 елда 54 ир бала һәм 20 кыз бала укый), 1888 елда аның каршында – үрнәк китапханә, 1912 елда тегү һөнәрчелеге сыйныфы ачыла.
XX йөз башында 3 җил тегермәне, ярма яргыч, казна шәраб кибете һәм 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 4020 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Иске Иванаево волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан Чистай районында.
Хәзер Кубас авыл җирлеге үзәге.
1929 елда «Доброволец» колхозы оештырыла. 1950 елда эреләндерелә, аңа Байтирәк, Берёзовка, Үтәк, 1957 елда Галактионово авыллары да керә. 1957 елда электр станциясе төзелә, колхоз Ленин ордены белән бүләкләнә. 1961 елдан авылда Ленин исемендәге колхозның үзәк утары урнаша (хуҗалыкка шулай ук Байтирәк, Берёзовка, Галактионово, Иске Иванаево, Үтәк, хәзер инде юкка чыккан Яңа Авыл авыллары керә); хуҗалык алдынгы миллионер колхозга әверелә, бөртеклеләрдән рекордлы уңышлар ала, зур фермаларда мөгезле эре терлек, дуңгызлар, сарыклар һәм атлар асрала.
1994 елдан авылда – «Кама» күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2004 елдан «Родник» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек һәм ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
Совет хакимиятенең беренче елларында дүрт еллык башлангыч мәктәп ачыла, 1936 елда – җидееллык, 1960 еллар башында – сигезьеллык, 1974 елда – урта (яңа кирпеч бина төзелә), 2015 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә (1998 елда аның каршында Л.В.Кодочикова җитәкчелегендә «Яшь патриот» тарих-төбәкне өйрәнү музее булдырыла).
Авылда мәдәният йорты (1984 елдан), китапханә (1929 елда элекке рухани йортында уку өе ачыла), балалар бакчасы (1964 елда нигезләнә, 2004 елдан – мәктәп бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (2016 елдан), универсаль спорт мәйданчыгы (2020 елдан) бар.
Мәдәният йорты каршында «Камушка» фольклор ансамбле (1985 елдан, 1994 елдан – халык ансамбле) һәм борынгылык музее (1986 елдан; икесе дә А.С.Захарова тарафыннан нигезләнә) эшли.
Авыл янында археология истәлекләре – Кубас шәһәрлеге һәм Кубас авыллыгы (Имәнкискә культурасы һәм монголларгача чор болгар ядкәре) табыла.
Е.Н.Багаева (1933–2013) – Социалистик Хезмәт Герое, Ленин исемендәге колхоз савымчысы (1961–1976), ике Ленин ордены кавалеры;
М.В.Карпов (1923–2011) – Социалистик Хезмәт Герое, Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе җыю бригадасы бригадиры (1941–1988), Ленин, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры;
С.Е.Кузьмин (1910–1989) – Советлар Союзы Герое, тупчы, генерал-майор, ике Ленин, дүрт Кызыл Байрак, ике беренче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры.
1782 елда – 219 ир-ат;
1859 елда – 860,
1897 елда – 1308,
1908 елда – 1764,
1920 елда – 1777,
1926 елда – 1854,
1938 елда – 1270,
1949 елда – 977,
1958 елда – 838,
1970 елда – 548,
1979 елда – 543,
1989 елда – 509,
2002 елда – 603,
2010 елда – 561,
2022 елда – 505 кеше (руслар – 70%, татарлар – 25%).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.