Административ-территориаль буйсынуы

1929 елда нигезләнә (башка мәгълүматлар буенча, 1927 елда Иске Кади авылыннан аерылып чыга).

Нигезләнгән вакытыннан авыл ТАССРның Чистай кантоны Котыш волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Беренче Май, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Чирмешән районында.

Хәзер – Иске Кади авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Якты Тау” колхозы оештырыла. 1952 елда – ул, 1963 елда Киров исемендәге колхоз (Яңа Кади авылы, хәзер Утыз Имән авылы), Тукай колхозына (үзәк утары – Иске Кади авылы) кушылалар. 1966 елда кабат ике мөстәкыйль хуҗалыкка бүленә. 1996 елда Тукай исемендәге колхоз Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы итеп үзгәртелә. 2005 елда Киров исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы яңадан Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативына кушыла (2006 елда ябыла).

Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Клуб (1964 елдан, 2013 елдан күпфункцияле үзәк бинасында), китапханә (1969 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1957 елдан), мәчет (1992 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Мирас” театр коллективы (2020 елдан), “Мизгел” вокаль ансамбле эшли.

Төзекләндерелгән “Пичле чишмә”. “Барый бабай”, “Якты Тау”, “Яръяк” чишмәләре бар.

Күренекле кешеләре

Т.В.Билялов (1929–1988) – ТАССРның атказанган агрономы, “Почет билгесе”, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры;

Г.М.Минһаҗева (1934–2012) – савымчы, Социалистик Хезмәт Герое, Чирмешән авылының Геройлар аллеясында аңа бюст куелган.

Халык саны

1949 елда – 412,
1958 елда – 461,
1970 елда – 547,
1979 елда – 471,
1989 елда – 261,
2002 елда – 170,
2010 елда – 141,
2020 елда – 104 кеше (татарлар).