Якынча 200 төре билгеле, бөтен Җир шарында таралганнар.

ТР территориясендә 3 төре бар: ак тирес гөмбәсе (C. comatus), соры тирес гөмбәсе (C. atramentarius), җемелдәвек тирес гөмбәсе (C. micaceus) бар. Черемәле туфракта һәм тирестә, чери торган түмгәкләрдә һәм үсемлек калдыкларында төркемләп үсәләр. Майдан октябрьгә кадәр очрыйлар.

Ак, соры, саргылт-коңгырт төстә. Эшләпәсенең диаметры 10 см га кадәр, еш кына кыңгыраусыман, карт гөмбәләрнең җәенке вак тәңкәчекләре бар; җемелдәвек тирес гөмбәсенең тәңкәчекләре ялтырыйлар да, соңыннан юкка чыгалар (исеме шуннан). Тулаем алганда, үрчү өлеше юка итчел. Пластинкалары иркен, башта ак, споралары өлгереп килгәндә карала. Сабы цилиндрсыман, биеклеге 20 см га кадәр, диаметры 1,5-1,5 см. Ак тирес гөмбәсе сабының өске өлешендә хәрәкәтчел ак боҗра бар, төбендә – капчыксыман ак җиңсә. Споралары өлгергәндә эшләпә йомшагы кара сыеклык булып җәелеп китә.

Чиста ак пластинкалы яшь гөмбәләр генә ашарга яраклы.