Административ-территориаль буйсынуы

1959–1960 елларда Октябрь урман хуҗалыгының Күтәмә урманчылыгы территориясендә, Баганалы һәм Васильево урман пунктлары таркалганнан соң нигезләнә. Беренче йортлар барак тибында була, алга таба урман әзерләү кинәйгән саен шәхси өйләр төзелә башлый.

Торак пункт буларак 1963 елда теркәлә. Нигезләнгән көннән Октябрь районына керә. 1965 елның 12 гыйнварыннан Чирмешән районында.

Хәзер Иске Кади авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Поселок территориясендә “Чирмешән урманчылыгы” дәүләт казна учреждениесендә Светлогорский участок урманчылыгы (1931 елдан Аксубай урман комбинаты, 1991 елдан Чирмешән урман хуҗалыгы, 2003 елга кадәр “Күтәмә урманчылыгы”) эшли, мәйданы 13074 га.

Халкы башлыча үсемлекчелек белән шөгыльләнә, урманчылыкта хезмәт күрсәтә.

Мәгариф һәм мәдәният

1962 елда поселокта башлангыч мәктәп ачыла, 1963 елда – сигезьеллык, 2008 елда – башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә, 2009 елда ябыла.

Клуб (1963–1964 елларда, 2020 елдан яңа бинада), фельдшер-акушерлык пункты (1962 елдан),1964–1991 елларда балалар бакчасы эшли. Төзекләндерелгән “Лесная” чишмәсе бар.

Клуб каршында “Надежда” фольклор ансамбле, “Трио” вокаль коллективы (икеседә 2018 елдан) эшчәнлек күрсәтә.

Халык саны

1989 елда – 146,
2002 елда – 111,
2010 елда – 70,
2020 елда – 58 кеше (татарлар, руслар).