- РУС
- ТАТ
Татарстанның Чирмешән районындагы авыл, Чишмә елгасы буенда, Чирмешән авылыннан 17 км төньяк-көнчыгыштарак урнашкан
XVIII йөзнең беренче яртысында нигезләнә. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
1902–1905 елларда агач чиркәү урынына (1776 елгы; сүтелә һәм Полянка авылына күчерелә) Самара губернасының архитекторы П.В.Шаманский проекты буенча таштан Никола чиркәве төзелә (яңа рус стилендәге дини архитектура истәлеге).
XX йөз башында чиркәү-приход һәм земство мәктәпләре, 2 су тегермәне эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2882 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Югары Кармалы волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Беренче Май, 1963 елның 1 февраленнән – Лениногорск, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Чирмешән районында.
Хәзер – Түбән Кармалы авыл җирлеге үзәге.
1930 елда авылда “Победа” колхозы оештырыла. 1959 елда аңа Югары Кармалы һәм Чумач авыллары (үзәк утары – Түбән Кармалы авылы) керә, 1994 елдан “Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 2016 елдан “Био-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.
Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
1925 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1935 елда – җидееллык, 1950 елда – сигезьеллык, 1991 елда – тулы булмаган урта мәктәп (яңа бина салына) итеп үзгәртелә. Мәктәп каршында 2005 елда туган якны өйрәнү музее (оештыручысы – В.П.Мануйлова), 2016 елга кадәр “Мальвина” балалар бакчасы эшли.
Мәдәният йорты (1961 елдан), китапханә (1930 елларда уку өе буларак ачыла, 1959 елдан хәзерге статуста элеккеге радиоүзәк бинасында, 1961 елдан мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты бар.
Мәдәният йорты каршында “Забавушка” вокаль, “Солнышко” бию (икеседә – 1996 елдан), “Радуга” театр (2004 елдан), “Возрождение” фольклор (2010 елдан) коллективлары хезмәт күрсәтә.
Авыл янында төзекләндерелгән “Целебный” чишмәсе бар.
1859 елда – 408,
1889 елда – 1397,
1897 елда – 1341,
1910 елда – 1804,
1920 елда – 1729,
1926 елда – 1358,
1949 елда – 961,
1958 елда – 774,
1970 елда – 633,
1979 елда – 496,
1989 елда – 317,
2002 елда – 349,
2010 елда – 294,
2020 елда – 261 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.