Тарихы

1730 елларда Вәлит буларак, бер фараз буенча, XIX йөз башында лашманлык йөкләмәсен башкаручы татарлар тарафыннан нигезләнә. Җирле халык арасында Яңавыл исеме белән дә искә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары  катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, олаучылык, киез-киез итек, тегүчелек, агачтан эшләгән әйберләр ясау.

XX йөз башында мәчет, мәктәп (1911 елдан), 3 җил тегермәне эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2800 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Югары Кармалы волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Бөгелмә, 1924 елдан – Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Беренче Май, 1963 елның 1 февраленнән – Лениногорск, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Чирмешән районында.

Хәзер – Лашман авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Бүләк” колхозы оештырыла. 1944 елда “Бүләк” һәм “Үрнәк” хуҗалыкларына бүленә, 1950 елда алар “Бүләк” исеме белән берләштерелә, 1951 елда аңа “Эльком” колхозы (Әмир авылы) кушылу нәтиҗәсендә Молотов исемендәге колхоз (үзәк утары – Лашман авылы) барлыкка килә, 1967 елда “Октябрьнең 50 еллыгы” колхозы (үзәк утары – Лашман авылы) итеп үзгәртелә, 2003 елдан “Октябрьнең 50 еллыгы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. 2012 елдан “Лашман” агрофирмасы”, 2015 елдан “Чирмешән” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә, крестьян-фермер хуҗалыгында эшли.

1990 еллар башында кошчылык инкубаторы (1950 елдан), кирпеч заводы (1961 елдан, елына 650 мең кирпеч җитештерелә), катнаш азык заводы (1976 елдан) була.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда  башлангыч мәктәп ачыла, 1938 елда – урта итеп үзгәртелә (1962 һәм 2010 елларда яңа бина төзелә), мәктәп каршында туган якны өйрәнү музее (оештыручысы – Ә.Г.Фатыйхов) эшли.

“Ләйсән” балалар бакчасы (1986 елдан), мәдәният йорты (1965 елдан, 2022 елдан Н.Ш.Шәйхетдинов исемен йөртә), китапханә (1953 елдан башта уку өе буларак хезмәт күрсәтә, 1973 елдан мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (1950 елдан, 2013 елда яңа бинада), “Касыйм Исхакый” мәчете (1991 елдан), икмәк пешерү йорты (1964 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Дуслык” хореография (2015 елдан), “Гүзәл” вокаль коллективлары эшли.

Авылда төзекләндерелгән “Калай” һәм “Дегет” чишмәләре бар.

Авыл янында археология истәлекләре – Лашман авыллыгы (монголларга кадәрге болгар ядкәре) табыла.

Күренекле кешеләре

Т.Р.Габдуллин (1960 елда туган) – полковник, хәрби фәннәр кандидаты, доцент;

Г.Г.Галимҗанов (1932–2002) – педагог, төбәкче, туган авылы турындагы “Туган җиребез – Лашман” китабы авторы;

М.Ф.Зәйнетдинов (1936 елда туган) – журналист, төбәкче, “Мәктәбем – белем учагы” китабы авторы;

М.Н.Минһаҗев (1959 елда туган) – геология-минералогия фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты;

Ф.Г.Хәйбуллина (1939 елда туган) – медицина фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган табибы;

Р.С.Хәйруллин (1958 елда туган) – физика-математика фәннәре докторы;

С.Х.Хәйруллин (1932 елда туган) – физика-математика фәннәре кандидаты;

Ф.С.Хәйруллин (1955 елда туган) – физика-математика фәннәре докторы;

С.Х.Хафизов (1945 елда туган) – прозаик, әдәбият белгече, филология фәннәре кандидаты;

Н.Ш.Шәйхетдинов (1941–2016) – драма артисты, РФнең атказанган артисты, ТАССРның, РФнең халык артисты, 2022 елдан авылдагы мәдәният йорты аның исемен йөртә;

Ф.Ш.Шәйхетдинов (1952 елда туган) – авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең В.П.Мосолов исемендәге премиясе лауреаты;

Җ.В.Шакиров (1960 елда туган) – спортчы (гер спорты), РСФСРның, СССРның спорт остасы, Татарстан Республикасының атказанган спорт остасы, 4 тапкыр дөнья кубыгы иясе (1994 елда рекорд куя, 1995, 1997, 1998);

М.З.Шакиров (1948–2023) – дәүләт эшлеклесе, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Чирмешән районы хакимият башлыгы (1991–2010), “Дуслык”, “Почет”, “Татарстан Республикасы каршындагы хезмәтләре өчен” орденнары кавалеры;

М.Г.Шәрифуллин (1933–2020) – педагог, Татарстан Республикасының, РФнең атказанган укытучысы, Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды директоры (1995–1997), шунда ук киңәшче (1997–2020).

Авыл белән Гаяз Исхакыйның тормышы бәйле, монда имам хатип булып 1851–1874 елларда аның бабасы, аннары абыйсы хезмәт итә, Г.Исхакый үзе авылга берничә тапкыр килә.

Халык саны

1859 елда – 628,
1890 елда – 1342,
1910 елда – 1832,
1926 елда – 1478,
1949 елда – 1722,
1958 елда – 1849,
1970 елда – 2268,
1979 елда – 2031,
1989 елда – 1376,
2002 елда – 1383,
2010 елда – 1346,
2020 елда – 1149 кеше (татарлар – 97%).