Биографиясе

1939 елның 17 июле, Башкортстан АССРның Эстәрлетамак районы Яңа Васильевка авылы – 2002 елның 13 июне, Баулы шәһәре.

Пермь нефть техникумын тәмамлый (1970).

1960–1968 һәм 1970–2002 елларда «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең «Баулынефть» НГДУында бораулаучы ярдәмчесе, нефть һәм газ скважиналарын бораулаучы, скважиналарны җир астында һәм капиталь ремонтлау буенча мастер, скважиналарны җир астында капиталь ремонтлауга әзерләү операторы.

1968–1970 елларда «Пермьнефть» җитештерү берләшмәсенең «Осинскнефть» НГДУында мастер.

Бүләкләре

Дәүләт бүләге хезмәттәге зур казанышлары, нефть һәм газ чыгаруны арттыруга зур өлеш керткәне өчен бирелә.

М.Җәлил исемендәге республика бүләге лауреаты (1978). Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.