- РУС
- ТАТ
Татарстанның Чирмешән районындагы авыл, Күтәмә елгасы буенда, Чирмешән авылыннан 25 км төньяктарак урнашкан
XVIII йөзнең беренче яртысында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Богоявленский исеме белән дә искә алына.
1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары (мордва-эрзя һәм ясаклы крестьяннар) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, мичкә ясау, тимерчелек. Авыл аша Бөгелмә сәүдә тракты уза. 1796 елда православие приходы, Богоявление чиркәве төзелә. 1864 елда волость китапханәсе һәм халык җыелып уку пункты ачыла.
XX йөз башында волость идарәсе урнаша; Богоявление чиркәве (1874 елдан тузган урынына төзелгән; өлешчә сакланган), рус-мордва земство мәктәбе (1870 елда ачыла), фельдшер пункты, 3 тегермән, ярма яргыч, казна шәраб, 3 сыраханә, 5 вак-төякләр кибете була, дүшәмбе саен базар, 8 сентябрьдә ярминкә эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 403 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Күтәмә волосте үзәге. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Беренче Май, 1963 елның 1 февраленнән – Лениногорск, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Чирмешән районында.
Хәзер – Күтәмә авыл җирлеге үзәге.
1933 елда авылда Чапаев исемендәге колхоз оештырыла. 1963 елда Фрунзе исемендәге колхоз белән берләштерелә (үзәк утары – Ивашкино авылы), 1965 елда авыл мөстәкыйль Ленин исемендәге колхозга аерылып чыга, 1996 елда “Күтәмә” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.
2006 елдан “Күтәмә” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте. Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
Хәзерге вакытта Күтәмә авыл җирлеге территориясендә ЦДНГ-2 НГДУ “Нурлатнефть” предприятиесе нефть чыгара.
1930 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1949 елда – җидееллык, 1960 елда – сигезьеллык, 1966 елда – урта мәктәп итеп үзгәртелә (1982 елда яңа бина төзелә). 1970 елда мәктәп каршында туган якны өйрәнү музее (оештыручысы – В.Л.Солнцев) эшли.
“Ромашка” балалар бакчасы (1969 елдан, хәзер мәктәп бинасында), мәдәният йорты (1967 елдан, 1939 елдан клуб эшчәнлек күрсәтә), китапханә (1922 елдан уку өе буларак, 1955 елдан хәзерге статуста, колхозның иске идарә бинасында урнашкан, 1968 елдан мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты, Богоявление Господня чиркәве (1992 елдан иске мәктәп бинасында, 2009 елдан яңа бинада) бар.
Мәдәният йорты каршында “Реченька” вокаль (1996 елдан), “Кадриль” хореография (2005 елдан), “Морозко” балалар театр (2017 елдан) коллективлары эшли.
Авыл янында төзекләндерелгән чишмә бар.
А.В.Зорин (1914–?) – авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, доцент;
С.А.Иванов (1977 елда туган) – техник фәннәр докторы, профессор;
А.П.Семайкин (1945 елда туган) – төбәкче, “Кутема: времена, события, люди” китап авторы;
М.Г.Стекольщиков (1908–?) – биология фәннәре кандидаты, Бөек Ватан сугышында катнаша, Кызыл Байрак ордены кавалеры.
1782 елда – 313 ир-ат;
1859 елда – 1559,
1897 елда – 2659,
1908 елда – 2911,
1920 елда – 2866,
1926 елда – 1725,
1949 елда – 1157,
1958 елда – 848,
1970 елда – 990,
1979 елда – 829,
1989 елда – 679,
2002 елда – 574,
2010 елда – 496,
2020 елда – 475 кеше (руслар – 81%).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.