Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларда Иске Котыш авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигезләнә.

Нигезләнгән вакытыннан авыл ТАССРның Чистай кантоны Котыш волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Беренче Май, 1963 елның 1 февраленнән – Лениногорск, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Чирмешән районында.

Хәзер – Ульяновка авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Юлдаш” колхозы (беренче рәисе – Ф.В.Кузьмин) оештырыла. 1957 елдан берләштерелгән XX партсъезд исемендәге колхозда (үзәк утары – Ульяновка авылы), 1971 елдан Ворошилов исемендәге колхоз була, 1996 елда Ворошилов исемендәге крестьян хуҗалыгы җитештерү кооперативлары ассоциациясе итеп үзгәртелә.

2002–2007 елларда “Ворошилов” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. 2005–2016 елларда “Ульяновка” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп (2011 елдан Ульяновка урта мәктәбе филиалы, 2015 елдан яңа бинада), клуб (1960 елдан, 2012 елдан яңа бинада), фельдшер-акушерлык пункты (2012 елдан клуб бинасында) бар.

Клуб каршында “Надежда” фольклор ансамбле (2011 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

Ф.Н.Пильщиков (1935–1997) – авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор.

Халык саны

1926 елда – 383,
1949 елда – 503,
1958 елда – 332,
1970 елда – 527,
1979 елда – 397,
1989 елда – 211,
2002 елда – 166,
2010 елда – 171,
2020 елда – 136 кеше (чувашлар).