- РУС
- ТАТ
Татарстанның Чирмешән районындагы авыл, Чишмә елгасының сул кушылдыгы буенда, Чирмешән авылыннан 28 км төньяктарак урнашкан
XVIII йөзнең икенче яртысында нигезләнә. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, утын чаналары һәм башка төрле чаналар ясау тарала.
1750 елда мәчет төзелә.
XX йөз башында 2 мәчет, мәдрәсә, икмәк саклау-сату кибете, 2 бакалея кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2016 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Ерсубай волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы, 1924 елдан – Чистай кантонында.1930 елның 10 августыннан – Беренче Май, 1963 елның 1 февраленнән – Лениногорск, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Чирмешән районында.
Хәзер – Түбән Кәминкә авыл җирлегендә.
Хуҗалык итү рәвеше
1931 елда авылда “Урал” колхозы (беренче рәисе – С.Фатыйхов) оештырыла. 2006 елдан “Кара Чишмә” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
1919 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (1934 елдан яңа бинада), 1936 елда – җидееллык, 1985 елда – урта (яңа бинада), 2012 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә. 1998 елдан мәктәп каршында туган якны өйрәнү музее (оештыручылары – И.Ә.Кыямов, Ф.Шәфыйков) эшли.
“Ак каен” балалар бакчасы (2001 елдан, хәзер мәктәп бинасында), мәдәният йорты (1956 елдан, клуб буларак авыл советы бинасында, 1992 елдан яңа бинада), китапханә (1945 елдан уку өе буларак колхоз идарәсе бинасында, 1956 елдан авыл советы, 1992 елдан мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (1942 елдан), Мөхәррәм Җиһаншин исемендәге мәчет (1993 елдан) бар.
Мәдәният йорты каршында “Яшьлек” балалар хореография, “Тургай” театр (икесе дә – 2017 елдан) коллективлары эшли.
Авыл янында төзекләндерелгән “Гайсә”, “Идегәй”, “Кара Чишмә”, “Урта Кизләү” чишмәләре бар.
М.З.Борһанов (1942 елда туган) – журналист, шагыйрь, шигырьләр җыентыгы авторы;
Р.Г.Борһанов (1952–2020) – Татарстан Республикасының атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты;
Р.Г.Гомәров (1942–1996) –музыкант-баянчы, концертмейстер, педагог, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, М.Җәлил исемендәге бүләк лауреаты;
Р.Р.Каюмов (1961 елда туган) – А.Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар драма театры артисты, Татарстан Республикасының атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты;
И.Ә.Кыямов (1971 елда туган) – телевединие тапшыруларын алып баручы, журналист, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, төбәкче, Чирмешән районы торак пунктлары турында китаплар авторы;
И.Н.Мәссәров (1952 елда туган) – рәссам, Татарстан Республикасының Рәссамнар берлеге әгъзасы;
М.Г.Нуретдинов (1955 елда туган) – биология фәннәре кандидаты, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Татарстан Республикасының, РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты;
Ш.Г.Таһирова (1922–2008) – шагыйрә, шигырьләр җыентыгы авторы;
Ф.В.Хуҗиханов (1960 елда туган) – медицина фәннәре докторы, профессор, РФнең Сәламәтлек саклау отличнигы.
1834 елда – 687,
1870 елда – 913,
1897 елда – 1240,
1906 елда – 1421,
1920 елда – 1571,
1926 елда – 680,
1949 елда – 876,
1958 елда – 931,
1970 елда – 1195,
1979 елда – 1011,
1989 елда – 648,
2002 елда – 542,
2010 елда – 577,
2020 елда – 521 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.