Биографиясе

1924 елның 7 сентябре, Минзәлә районы Тулбай авылы – 2000 елның 2 апреле, Арча районы Наласа авылы.

1953 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.

1953–1960 елларда Арча дәүләт сорт сынау участоклары мөдире.

1960–1984 елларда Арча районының «Октябрь» колхозы рәисе.

Аның җитәкчелегендә колхоз җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешә һәм Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1971), күчмә Кызыл байраклар, мактау грамоталары һәм дипломнар белән бүләкләнә.

Бүләкләре

Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.