Биографиясе

1847 елның 25 мае, Әстерхан губернасы, Чёрный Яр өязе Солодовников авылы — 1910 елның 27 октябре, Казан.

Әстерхан руханилар семинариясен тәмамлый (1868).

1874 елда Казан руханилар академиясен тәмамлаганнан соң, Казан укытучылар семинариясендә дин укытучысы һәм семинария чиркәвендә өлкән поп.

1876 елдан протоиерей. 1879–1881 елларда Казан руханилар семинариясе ректоры. 1889 елдан монахлыкта. 1891–1893 елларда Чабаксар епискобы, Казан епархиясе викарие. 1893 елдан — Архангельск, 1896 елдан — Смоленск, 1899 елдан — Орёл, 1902 елдан — Екатеринбург, 1903 елдан Гродно епискобы; 1905 елдан — Варшава, 1908 елдан Казан һәм Зөя архиепискобы.

Никанор мәгариф өлкәсендә Н.И.Ильминский идеяләрен дәвам итә. Чиркәү-приход мәктәпләрендә Ильминский системасын таратуга ярдәм итә. 1908–1810 елларда руслаштыру тарафдарларының ул системаны тәнкыйтьләүләренә каршы чыга.

Идел буе халыклары телендә гыйбадәт кылуны киңәйтүгә булышлык итә, 1910 елда Казанда миссионерлар съезды оештыра.

Руханиларның сәясәттә актив катнашуларын яклый, уң сәяси оешмаларга булышлык күрсәтә.

Хезмәтләре Казан төбәгендәге православие тарихына карый. Никанор кыйммәтле тарихи чыганакларны фәнни әйләнешкә кертә, алар «Архиепископ Никанорның Казан статьялары җыентыгы»нда («Казанский сборник статей архиепископа Никанора», 1911) басыла.

Казан епархиясенең Чиркәү тарих-археология җәмгыяте эшчәнлегенә ярдәм итә.

Хезмәтләре

Изображение Мессии по Псалтыри. К., 1879;

Экзегетико-критическое исследование послания святого апостола Павла к евреям. К., 1903;

Толковый апостол: В 3 ч. СПб., 1904–05.

Автор — Е.В.Липаков