- РУС
- ТАТ
Татарстанның Чирмешән районындагы авыл, Чумач елгасы буенда, Чирмешән авылыннан 25 км төньяк-көнчыгыштарак урнашкан
1920 елларда нигезләнә.
Нигезләнгән вакытыннан авыл ТАССРның Бөгелмә кантоны Чирмешән волостена керә.1930 елның 10 августыннан – Беренче Май, 1963 елның 1 февраленнән – Лениногорск, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Чирмешән районында.
Хәзер – Түбән Кармалы авыл җирлегендә.
1959 елда авыл эреләндерелгән “Победа” колхозына (үзәк утары – Түбән Кармалы авылы) керә, 1994 елдан “Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 2015 елдан “Био-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.
Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
Авылда башлангыч мәктәп эшли.
Клуб, китапханә (2018 елдан яңа бинада), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2014 елдан), авыл янында төзекләндерелгән “Яшьлек” чишмәсе бар.
1926 елда – 188,
1949 елда – 353,
1958 елда – 362,
1970 елда – 373,
1979 елда – 274,
1989 елда – 196,
2002 елда – 153,
2010 елда – 133,
2020 елда – 107 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.