Тарихы

1730 еллардан нигезләнә. XVIII йөздә авылга Югары Кармалы авылыннан берничә гаилә күченеп утыра.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык.

1859 елгы мәгълүматларга караганда авылда мәчет була. XIX йөзнең ахрында авыл җәмәгатенең имана җире 1518,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Югары Кармалы волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Бөгелмә, 1924 елдан – Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Беренче Май, 1963 елның 1 февраленнән – Лениногорск, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Чирмешән районында.

Хәзер – Лашман авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Эльком” колхозы оештырыла. 1951 елда “Бүләк” колхозына (Лашман авылы) кушыла һәм Молотов исемендәге колхоз (үзәк утары – Лашман авылы) итеп үзгәртелә, 1967 елда “Октябрьнең 50 еллыгы” колхозы (үзәк утары – Лашман авылы), 2003 елдан “Октябрьнең 50 еллыгы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 2012 елдан “Әмир” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2015 елдан “Чирмешән” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә, крестьян-фермер хуҗалыгында эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда башлангыч мәктәп ачыла (1970 елда яңа бина төзелә), 2011 елда башлангыч мәктәп – балалар бакчасы итеп үзгәртелә.

Авылда клуб (1953 елдан) , “Әгъзам” мәчете (1991 елдан, 2021 елда реконструкцияләнә), күпфункцияле үзәк (2015 елдан), анда башлангыч мәктәп – балалар бакчасы урнашкан, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Клуб каршында “Тансык” вокаль ансамбле (2017 елдан) эшли. Авылда төзекләндерелгән “Алачык” һәм “Тансык” чишмәләре бар.

Күренекле кешеләре

Бертуган Миндар Ә.Әгъләмов (1960 елда туган) һәм Фазыйл Ә. Әгъләмов (1956 елда туган) – эшмәкәрләр һәм хәйриячеләр, аларның акчасына Чирмешән авылында “Мөшбикә” мәчете төзелә һәм И.Кыямов тарафыннан туган авыл турында “Мәңге яшә, Әмирем!” исемле китап басыла;

Р.И.Ибятов (1958 елда туган) – техник фәннәр докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән һәм техника эшлеклесе;

Г.Р.Шәйдуллин (1908–1983) – педагог, тарих фәннәре кандидаты, Бөек Ватан сугышында катнаша, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры.

Халык саны

1859 елда – 354,
1886 елда – 607,
1926 елда – 795,
1949 елда – 716,
1958 елда – 616,
1970 елда – 721,
1979 елда – 592,
1989 елда – 412,
2002 елда – 383,
2010 елда – 318,
2020 елда – 302 кеше (татарлар).