Тарихы

Авылга XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә, лашман хезмәтен үти. Бу чорда халкы терлекчелек һәм игенчелек, икмәк сату белән шөгыльләнә.

ХХ йөз башында авылда мәчет һәм мәдрәсә эшли.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Буа өязе Янтуган волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан Буа районында.

Хәзер Югары Лашчы авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Үрнәк» колхозы оештырыла, 1959 елда күрше колхозлар белән «Үрнәк» колхозы исемендә берләшә, 1992 елда авыл «Новый путь» колхозы составында бүленеп чыга, 1999 елдан «Новый путь» күмәк хуҗалыгы, 2004 елдан «Авангард» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә «Авангард» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1919 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1943 елда – җидееллык, 1961 елда – сигезьеллык, 1979 елда – урта (яңа бина төзелә), 2015 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

1996 елда мәктәптә «Туган як» төбәк тарихы музее ачыла (нигез салучы – В.В.Андреев).

Авылда мәдәният йорты (1965 елда яңа бина төзелә), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, «Мөхәммәдзариф» мәчете (1994 ел) бар.

1993 елдан мәдәният йорты каршында «Чулпы» фольклор коллективы эшли (җитәкчесе – Г.Ф.Йосыпова).

Күренекле кешеләре

Ф.Г.Борһанов (1948 елда туган) – авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ТР ФАнең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәү институты фәнни хезмәткәре (1998–2018 елларда);

Х.Я.Галиуллин (1960 елда туган) – техник фәннәр кандидаты, профессор;

И.С.Гаязов (1952 елда туган) – астроном, физика-математика фәннәре докторы;

Ф.Н.Фатхелисламов (1962 елда туган) – философия фәннәре кандидаты;

Х.К.Хәйруллин (1940 елда туган) – техник фәннәр кандидаты.

Халык саны

1859 елда – 253,
1897 елда – 598,
1911 елда – 1094,
1920 елда – 1025,
1926 елда – 943,
1938 елда – 808,
1949 елда – 641,
1958 елда – 533,
1970 елда – 465,
1979 елда – 414,
1989 елда – 256,
2002 елда – 249,
2010 елда – 234,
2015 елда – 197 кеше (татарлар).