Административ-территориаль буйсынуы

Авылга 1920 елларда Боерган һәм Иске Тинчәле авыллары кешеләре нигез сала.

Нигез салынган көннән ТАССРның Буа кантоны Буа волостенда. 1930 елның 10 августыннан Буа районында.

Хәзер Әлши авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Красный яр» колхозы оештырыла, 1950 елда «Красное пламя» колхозы (Кайрев авылы) составына керә, 1958 елда аның составында берләштерелгән Җәлил исемендәге колхозга керә, 1963 елда «Память Ленина» итеп үзгәртелә.

1994 елдан «Память Ленина» крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2004 елдан «Нива» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2013 елдан «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1926–2011 елларда авылда башлангыч мәктәп эшли.

Клуб (1970 елда яңа бина төзелә), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1997 елдан) бар.

Клуб каршында «Дуслык» фольклор ансамбле эшли (җитәкчесе – Р.В.Дубова).

Халык саны

1926 елда – 199,
1938 елда – 263,
1949 елда – 279,
1958 елда – 298,
1970 елда – 405,
1979 елда – 311,
1989 елда – 237,
2002 елда – 215,
2010 елда – 235,
2015 елда – 215 кеше (татарлар).