Евразиядә, Төньяк-Көнбатыш Африкада таралганнар.

Татарстан территориясендә бөтен районнарда очрый. Елга тугайларында, болыннарда, кырларда яши. Оя коручы күчмә төр. Апрельнең 1 нче яртысында очып киләләр.

Гәүдә озынлыгы 30 см га якын, авырлыгы 190-230 г. Аркасы металлсыман ялтыравыклы кара яшел, корсагы ак төстә. Башында озын тар кара бүреге бар. Койрыгы ак, киң кара сызыклы. Канатлары киң һәм түгәрәкләнгән. Томшыгы кыска, туры. Тиз, текә борылышлар ясап оча. Куркыныч янаганда, тиз генә һавага күтәрелә. Үләнчел сазлыкларда, көтүлекләрдә, кырларда кечерәк төркемнәр ясап оялый. Оясы – чокырчык. Моногамнар. Кара-көрән тимгелле 3-4 коңгырт-сары грушасыман йомырка сала. Бөҗәкләр, аларның личинкалары, шулай ук моллюсклар, яңгыр суалчаннары, күбаяклылар белән туклана. Кышларга сентябрьдә очып китә.