Тарихы

Авылга 1670 елларда нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә (авыл – декабрист В.П.Ивашевның әтисе П.Н.Ивашевның нәселдән килгән утары).

Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек, балта эше, тегү, ит һәм сөт продуктлары сәүдәсе белән шөгыльләнә.

ХХ йөз башында авылда земство мәктәбе, ат заводы эшли.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Буа өязе Ырынгы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан Буа районында.

Хәзер Адав-Толымбай авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда «Победитель» колхозы оештырыла. 1950 елларда аның составына «КИМ» колхозы (Яңавыл авылы) керә. 1958 елда ул Коминтерн исемендәге колхоз составына керә, 1993 елдан Коминтерн исемендәге күмәк хуҗалык, 2007 елдан «Нива» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы кырчылык белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда табигать истәлеге – декабрист В.П.Ивашев исемендәге парк бар. XVIII йөз ахырында нигез салына. Авылның көньяк-көнчыгышында, Зөя елгасының сул ярында урнашкан. 1987 елда бүленеп чыга. Парк территориясендә 100 артык карт агач сакланган, башлыча, юкә, сирәк нарат, каен, өянке агачлары очрый.

Авыл янында археология истәлекләре – Ивашевка торулыгы (буралы курган культурасы), Ивашевка I һәм II авыллыклары (монголларга кадәр Идел буе Болгар дәүләте истәлекләре), Ивашевка курганнары (буралы курган культурасы) табыла.

Халык саны

1795 елда – 622,
1859 елда – 571,
1880 елда – 766,
1897 елда – 899,
1913 елда – 600,
1920 елда – 663,
1926 елда – 737,
1938 елда – 643,
1949 елда – 449,
1958 елда – 366,
1970 елда – 176,
1979 елда – 109,
1989 елда – 32,
2002 елда – 11,
2010 елда – 11,
2015 елда – 8 кеше (руслар).