Административ-территориаль буйсынуы

Авылга 1930 елларда нигез салына.

Оештырылган вакытыннан Бөгелмә районында. Хәзер Зелёная Роща авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда “Кызыл-куат” колхозы (беренче рәисе – Р.Шириязданов) оештырыла, 1957 елда “Семеновод” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы совхозы составына керә.

1971 елда совхоз Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының ярдәмче хуҗалыгы итеп үзгәртеп корыла.

Халкы сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Халык саны

1938 елда – 251,
1949 елда – 208,
1958 елда – 169,
1970 елда – 144,
1979 елда – 104,
1989 елда – 27,
2002 елда – даими яшәүче юк.
2010 елда – 7,
2015 елда – 5 человек (татарлар).