Тарихы

1730 елларда бистә буларак (бер версия буенча – Россиянең үзәк губерналары крәстияннәре тарафыннан, икенче версия буенча – отставкадагы 25 солдат гаиләсе тарафыннан) нигез салына.

1759 елгы мәгълүматлар буенча, Бөгелмә өязендә Зәй елгасы буенда Кече Бөгелмә казна бистәсе (85 йорт) билгеле була.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук таш чыгару кәсепчелеге тарала.

1896 елда – чиркәү-приход, 1901 елда земство мәктәбе ачыла. 1801 елда Косма һәм Дамиан агач чиркәве төзелә, 1880 елда янып юкка чыга, 1886 елда яңа бина төзелә (1917 елдан соң бинасы склад буларак файдаланыла, соңрак авыл клубына бирелә, сакланмаган; 2003 елда яңа бина төзелә).

XX йөз авыл җәмәгатенең имана җире 3890 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Спас волостенда. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан Бөгелмә районында.

Хәзер Кече Бөгелмә авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Новый путь” һәм Рокосовский исемендәге колхозлар оештырыла, 1952 елда Жданов исемендәге колхозга берләштереләләр.

1958 елдан авыл Бөгелмә терлек симертү совхозы бүлекчәсе санала, 1965 елдан “Александровский” колхозы составында, 1973 елда “Урал” совхозы составында аерылып чыга, 1998 елдан “Кече Бөгелмә” крәстиян-фермер хуҗалыгы.

Авылның социаль-икътисади үсешенә ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, “Урал” совхозы директоры (1980 – 1997 елларда) М.Т.Мөгътәзиров зур өлеш кертә (мәдәният йортында аның хөрмәтенә истәлек тактасы куелган).

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1930 елларда башлангыч мәктәп ачыла, 1950 елларда – җидееллык (1992 елда яңа бина төзелә), 1993 елда  урта мәктәп итеп үзгәртелә.

1995 елда мәктәптә төбәк тарихын өйрәнү музее (оештыручысы – тарих укытучысы Л.В.Бурцева, җитәкчесе – М.Г.Насыйбуллина) эшли.

Авылда балалар бакчасы (1990 елдан), мәдәният йорты (1938 елдан, чиркәү бинасында урнаша, 1977 һәм 1990 елда яңа бина төзелә), фельдшер-акушерлык пункты (1984 елдан), китапханә (1970 елдан), чиркәү (1999 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Сандугач керде күңелгә” вокал коллективы (1972 елдан, оештыручысы – Р.М.Зәйнуллина, җитәкчесе – И.В.Миңлекәева), “Домисолька” балалар вокал коллективы һәм җыр коллективы (1980 елдан, оештыручысы – М.Б.Павлюшкина, җитәкчесе – В.Д.Савельев), “Околица” вокал ансамбле (1984 елдан, 1991 елдан “халык” исемен ала, оештыручысы һәм җитәкчесе – В.Д.Савельев), “Хлопцы” кашыклар белән уйнаучы балалар түгәрәге (1993 елдан, оештыручысы – И.В.Энграф, җитәкчесе – М.А.Рыжакова) эшли.

Авылда төзекләндерелгән “Лампиша чишмәсе” бар.

Күренекле кешеләре

А.Ш.Газизов (1931 елда туган) – нефтьче, техник фәннәр докторы, ТРның атказанган фән эшлеклесе.

Халык саны

1859 елда – 785,
1889 елда – 1097,
1910 елда – 1425,
1920 елда – 1442,
1926 елда – 1439,
1938 елда – 1002,
1949 елда – 788,
1958 елда – 627,
1970 елда – 1056,
1979 елда – 931,
1989 елда – 1062,
2002 елда – 1438,
2010 елда – 1788,
2015 елда – 1716 кеше (руслар – 79%).