Административ-территориаль буйсынуы

Поселокка 1910 елларда Лубаш поселогы буларак нигез салына, 1931 елдан 204 нче совхоз поселогы (соңрак – “Баулы”), 1993 елдан хәзерге исемдә.

Оешкан көненнән Самара губернасының Самара өязе Поповка волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Баулы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Баулы районында.

Хәзер Яңа Зареченский авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Халкы күбесенчә кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1934 елда поселокта җидееллык мәктәп, 1964 елда сигезьеллык, 1968 елда – урта мәктәп (1976 елда яңа бина төзелә), 2016 елда – тулы булмаган мәктәп итеп үзгәртелә.

2015 елдан мәктәп каршында милли мәдәният музее эшли.

Мәдәният йорты (1973 елдан), китапханә, табиб амбулаториясе бар (1971 елдан).

Халык саны

1920 елда – 142,
1926 елда – 181,
1938 елда – 341,
1958 елда – 1421,
1970 елда – 901,
1979 елда – 768,
1989 елда – 717,
2002 елда – 655,
2010 елда – 647,
2015 елда – 614 кеше (татарлар – 64%).