Чыгу урыны һәм вакыты

1882 елның 1 июненнән 1884 елның 23 июненә кадәр Казанда рус телендә нәшер ителә, барлыгы 375 саны чыга.

Төрле елларда мөхәррирләре һәм наширләре – В.С.Марасанов, Д.А.Соколовский, В.М.Ключников, С.А.Гисси.

Юнәлеше

Газета башта көн саен «Казанский листок для справок и известий» исеме белән чыга. Анда Казан складларында һәм кибетләрендә булган товарларны рекламалаучы белдерүләр, вакантлы эш урыннары турында мәгълүмат бирелә.

Матбугат эшләре баш идарәсе рөхсәте белән газета «Казанский биржевой листок» газетасы нашире һәм мөхәррире Д.А.Соколовский кулына күчә һәм 1882 елның 19 декабреннән «Городской листок» исеме белән атнага 3 тапкыр чыгарыла башлый. Сәүдә йортларына, дәүләт оешмаларына, контора һәм банкларга бушлай таратыла, урамнарга ябыштырыла.

«Казанский биржевой листок»ның әбунәчеләре теләгәндә, китереп биргән өчен 3 сум түләп, «Городской листок»ны да алдыра алалар, чөнки газетага мөстәкыйль язылу булмый.

Күчемсез милекне сату һәм сатып алу, аукционнар оештырылу, Казан китап базарларындагы яңа китаплар турында белдерүләр, Төньяк һәм Халыкара телеграф агентлыклары телеграммалары, төрле хәбәрләр басыла.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Г.Р.Заманова