Биографиясе

1898 елның 22 гыйнвары, Могилёв шәһәре — 1982 елның 24 гыйнвары, Пермь шәһәре.

Петроград педагогия институтын тәмамлаганнан соң (1924), А.И.Герцен исемендәге Ленинград педагогия институтында эшли. 1932 елдан Саратов, 1938 елдан Свердловск педагогия институтларында, 1948 елдан Казан университетында, 1954–1982 елларда Пермь педагогия институтында, психология кафедрасы мөдире (1979 елга кадәр).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре темперамент психологиясе, шәхеснең эксперим. психологиясе мәсьәләләренә, эшчәнлектә шәхси стиль проблемаларына карый. Мерлин психик күренешләрнең физиол. күренешләргә «күпмәгънәле бәйләнеш»е принцибын аерып күрсәтә; бу принцип шәхеснең индивидуаль үзенчәлекләре оешмасының төрле — нейродинамик, психодинамик һәм шәхси дәрәҗәләре арасындагы бәйләнешләрнең катлаулы характерын ачарга ярдәм итә. Әлеге өлкәдәге тикшеренүләр кеше темпераменты концепциясен булдыруга китерә.

Хезмәтләре         

Очерк психологии личности. Пермь, 1959;

Очерк теории темперамента. М., 1964;

Проблемы экспериментальной психологии личности. Пермь, 1970;

Очерк интегрального исследования индивидуальности. М. 1986.

Әдәбият                  

Климов Е.А. Штрихи к портрету В.С.Мерлина // Вопр. психологии. 1998. № 1.