Тарихы

Авылга XVIII йөзнең икенче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Никлашкино буларак билгеле.

1860 елларда халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Атсыз казаклар (җәяүле казаклар) исемлегенә кертелә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, тимерчелек, он тарту.

1889 елда ир балалар өчен берьеллык өйдә укыту мәктәбе, 1889 елда чиркәү-приход (катнаш) мәктәбе итеп үзгәртелә.

XX йөз башында авылда чиркәү (1917 елдан соң чиркәү бинасы авыл клубына бирелә), мәктәп, 3 су тегермәне була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 7638 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Иваново волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Баулы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Баулы районында.

Хәзер Покровский Урустамак авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Эш” артеле оештырыла, 1929 елда “Вперед” колхозы составына (Покровский поселогы) керә, 1958 елда – Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең XXI съезды исемендәге колхоз. 1993 елдан “Колос” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы күбесенчә “Колос” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында, “Миңнуллин” крәстиян фермер хуҗалыгында эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге, сарык, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1920 елларда авылда уку өе ачыла, фельдшер пункты, башлангыч мәктәп, 1934 елда җидееллык, 1959 елда – урта мәктәп итеп үзгәртелә (яңа бина төзелә).

1970 еллардан мәктәп каршында төбәк тарихы музее эшли (оештыручысы – М.Е.Пронин).

Авылда мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, балалар бакчасы (1988 елдан), Покров Пресвятая Богородица чиркәве (2010 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Зярдон” фольклор ансамбле (1980 елдан, 1995 елдан халык ансамбле, оештыручысы – Р.А.Кузнецова), театр (1980 елдан, 1994 елдан халык театры, оештыручысы – Н.Б.Алатырева), “Инвожо” балалар фольклор ансамбле, “Хоровод” балалар бию ансамбле, “Рассвет” хореография коллективы (икеседә – 2010 елдан, икесенең дә җитәкчесе – Л.М.Родионова), “Веснянка” балалар вокаль ансамбле (2010 елдан, оештыручысы – Н.С.Зәйдуллина) һәм башкалар.

Авыл янында ике төзекләндерелгән “Кезьыт ошемес” һәм “Колодец” чишмәләре бар.

Күренекле кешеләре

В.И.Алатырев (1908 – 1984) – лингвист, удмурт һәм фин-угыр телләре буенча белгеч, филология фәннәре кандидаты, удмурт балалары өчен рус теле дәреслеге авторы;

Е.В.Самсонов (1925 – 1989) – удмурт прозаигы, шагыйрь;

И.В.Тараканов (1928 – 2015) – филология фәннәре докторы, профессор, РФнең һәм Удмурт Автономияле Совет Социалистик Республикасының атказанган фән эшлеклесе.

Халык саны

1859 елда – 457,
1889 елда – 789,
1910 елда – 1406,
1920 елда – 916,
1926 елда – 991,
1938 елда – 1058,
1949 елда – 936,
1958 елда – 928,
1970 елда – 934,
1979 елда – 741,
1989 елда – 714,
2002 елда – 767,
2010 елда – 759,
2015 елда – 741 кеше (удмуртлар).