Тарихы

Авылга XVIII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Мордовская Дмитриевка исеме белән билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1880 елларда авыл җәмәгатенең имана җире 1023 дисәтинә тәшкил итә.

XX йөз башында авылда башлангыч укырга-язарга өйрәтү мәктәбе, су тегермәне була.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Иваново волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Баулы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Баулы районында.

Хәзер Яңа Зареченский авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда Чапаев исемендәге колхоз оештырыла. 1957 елда Чапаев исемендәге колхозга “Виль Улон”, Киров исемендәге, “Яңа юл”, К.Маркс исемендәге колхозларны кушу нәтиҗәсендә “Баулы” колхозы оештырыла, 1993 елда “Таллыкүл” җаваплылыгы чикләнгән ширкәт итеп үзгәртелә, 1999 елда “Таллыкүл” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы күбесенчә кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда клуб эшли (1970 елдан).

Күренекле кешеләре

Т.Н.Митряшкин (Тимофей Тимин) (1917 – 2012) – язучы.

Халык саны

1795 елда – 109,
1859 елда – 455,
1897 елда – 685,
1926 елда – 890,
1938 елда – 570,
1949 елда – 406,
1958 елда – 353,
1970 елда – 303,
1979 елда – 218,
1989 елда – 132,
2002 елда – 90,
2010 елда – 63,
2015 елда – 55 кеше (мордвалар).