Авылга 1927 елда Азнакай авылыннан күчеп килүчеләр нигез сала.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән авыл ТАССРның Бөгелмә кантоны Азнакай волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Тымытык, 1931 елның 30 октябреннән – Азнакай, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.

Хәзер Әгерҗе авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Корыч» колхозы оештырыла (беренче рәисе – М.Садыйков). 1950-1951 елларда «Марат» колхозы белән берләштерелә, аның составында 1971 елда «Октябрьнең 50 еллыгы» колхозына (Әгерҗе авылы) керә. 1997 елда авыл, «Мәнәвез» авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү кооперативы оештырып, аның составыннан чыга.

Халкы күбесенчә Азнакай шәһәренең нефть предприятиеләрендә эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда мәдәният йорты (бина 1969 елда төзелә), «Чишмә» балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты эшли. 2010 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Авылда 5 чишмә төзекләндерелә («Азнакайнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе акчасына).

Халык саны

1938 елда – 369,
1949 елда – 359,
1958 елда – 353,
1970 елда – 337,
1979 елда – 339,
1989 елда – 310,
2002 елда – 474,
2010 елда – 641,
2015 елда – 675 кеше (татарлар).