Эчтәлек

1906 елда бертуган Гыйльметдин һәм Борһанетдин Шәрәфләр тарафыннан «Мәгариф» нәшрияты җирлегендә «Матбагаи Шәрәф» исеме белән оеша, 1908 елдан — «Үрнәк».

Беренче басмасы — М.Гафуриның «Яшь гомерем» шигырьләр җыентыгы. 1906–1908 елларда гомуми тиражы 338045 данә булган 106 исемдәге китап басыла.

1908 елның июнендә губернатор боерыгы белән «Фөръядлар» шигырьләр җыентыгын бастырган өчен ябыла. Б.Шәрәф бинаны Г.Ю.Саиновка сату турында белдерә, басмаханә «Үрнәк» исеме белән атала башлый, әмма фактик хуҗасы булып Г.Шәрәф исәпләнә.

1908–1910 елларда басмаханәдә гомуми тиражы 480665 данә булган 152 татар китабы дөнья күрә.

1911 елның ноябрендә «Төрле-төрле шәп җырлар» халык җырлары җыентыгын нәшер иткән өчен Г.Шәрәфкә һәм Г.Саиновка карата җинаять эше ачыла, басмаханә ябыла.

Соңрак аның рәсми хуҗасы хәреф җыючы В.Е.Казаков була, шул вакытта басмаханәдә 2 тиз баса торган машина, 112 пот 16 кадак татар һәм рус шрифты, башка җиһазлар һәм материаллар исәпләнә.

1906–1911 елларда анда Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Камал, И.Казаков, М.Гафури, Н.Думави, М.Укмаси әсәрләре, М.Горький, Л.Н.Толстой, А.С.Пушкин, Л.Н.Андреев һ.б.ның тәрҗемә әсәрләре, Г.Курсави, М.Чокрый, Х.Әбүзәров, Ә.Исхаков һ.б.ның иҗат әсәрләре, география, математика дәреслекләре, уку китаплары, фәнни-популяр әдәбият; татар газеталары һәм журналлары: «Казан мөхбире», «Әхбәр», «Тәрбия» дөнья күрә.

Заказларның яртысын диярлеген бертуган Шәрәфләр басмалары, калганнары «Мәгариф», «Гасыр», «Сабах», «Юл», «Шәрекъ», «Милләт», «Уку», «Гаилә» басмалары тәшкил итә.

1911 елда басмаханәдә гомуми тиражы 49500 данә булган 14 исемдәге китап басыла.

1912 елның 24 июнендә «Үрнәк» бөтенләйгә ябыла.

Әдәбият

Каримуллин А.Г. Татарская книга начала XX века. К., 1974; 

Габдельганеева Г.Г. Полиграфия и печать в Казанской губернии. 1800–1917 гг. К., 2005.

Автор — Г.Г.Габделганиева