Эчтәлек

Авыл 1750 елдан билгеле.

XVIII–XIX йөзләрдә халкы дәүләт крәстияннәре һәм асаба башкортлар катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1859 елгы мәгълүматларга караганда, Әгерҗедә мәчет, ХХ йөз башында аның каршында мәктәп эшли.

ХХ йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 1921 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Эстәрлетамак волостена керә. 1920 елдан Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тымытык, 1931 елның 30 октябреннән – Азнакай, 1935 елның 10 февраленнән – Тымытык, 1958 елның 16 июленнән – Азнакай, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Азнакай районында.

Хәзер Тымытык авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда «Чишмә» колхозы оештырыла (беренче рәисе - М.Миңнегалиев). 1959 елда «Авангард» (Тымытык авылы) колхозы составына керә. 1992 елдан «Авангард» акционерлык җәмгыяте, 1997 елдан «Авангард» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы күбесенчә «Агрофирма «Азнакай» җаваплыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, үсемлекчелек, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда мәдәният йорты (бинасы 1992 елда төзелә), фельдшер-акушерлык пункты эшли.

2001 елда мәчет салына.

Халык саны

 1795 елда – 115,
1856 елда  – 264 ир заты;
1897 елда – 705,
1920 елда – 869,
1926 елда – 499,
1938 елда – 404,
1949 елда – 328,
1958 елда – 294,
1970 елда – 263,
1979 елда – 203,
1989 елда – 109,
2002 елда – 116,
2010 елда – 109,
2015 г. – 112 кеше (татарлар).