15 меңгә якын төре билгеле, киң таралган.

Канатлары нәфис, җәеме 13-50 мм, кайвакыт 80 мм га кадәр, шактый киң, гадәттә, аркылы буйлар төшкән көрән соры яки саргылт төстә, ачык һәм чуар булырга мөмкин, тыныч халәттә чагыштырмача җәелгән, еш кына вертикаль рәвештә өскә күтәрелеп тора. Мыекчыклары сырлач, җепсыман, сирәк кенә каурыйсыман. Карышлавыкларның кайбер төрләрендә ана затлар канатсыз, яисә канатлары җитлекмәгән була.

Хортумчыгы гадәти. Гәүдәсе нечкә, аяклары шома. Гусеницаларның корсагында ике пар аягы бар, хәрәкәте үзенчәлекле: гәүдәнең алгы өлешен күтәреп, аны алга күчерә һәм шул ук вакытта арткы өлешен тартып китерә, ягъни юлны карышлап үлчәүне хәтерләтә (исеме шуннан). Хәрәкәтсез гусеница коры ботак яки сабакка охшатып сузыла, шунлыктан аны күрү мөмкин түгел. Мондый халәттә алар фәкать арткы аяклары белән генә тотынып тора. Хәрәкәтсезлек торышы түбәнге иреннән үсемлеккә сузылган пәрәвез җебе хисабына ирешелә. 2 нче буын гусеницалары кышлый. Семьялык үз эченә берничә ыругны ала,

Татарстан территориясендә аеруча таралганнары: язгы карышлавыклар (каен карышлавык  – Archieаrias parthenias), хиппархус (яшел карышлавык – Hipparchus papilionaria), анаитис (мәтрүшкәле карышлавык – Anaitis plagiata), лигрис (сары карышлавык – Lygris populata), абраксас (крыжовник карышлавык – Abraxas grossulariata), селения (ай карышлавык – Selenia lunaria), канаткойрык (аю баланы карышлавык – Urapteryx sambucaria), бистон (Biston betularius), бупалюс (нарат карышлавык – Bupalus piniarius).

Карышлавыкларның күпчелеге агаччыл һәм куакчыл үсемлекләрнең яфраклары, кайберләре үләнчел үсемлекләр белән туклана.

Күпләп үрчегәндә, урман, сирәк кенә җимеш культураларына, парк үсентеләренә куркыныч тудыралар.