Эчтәлек

Авылга 1920 елларда нигез салына.

Оешкан көненнән ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Тәмте, 1931 елның 20 октябреннән – Кама Тамагы, 1935 елның 10 февраленнән – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Югары Акхуҗа авыл җирлеге составына керә.

1935 елдан – “Единство” колхозы, аннары Калинин исемендәге колхоз, 1958 елдан – Җәлил исемендәге колхоз, 1993 елдан – “Җәлил” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 1998–2003 елларда – “Кызыл Тал” ширкәте, хәзерге вакытта “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык белән шөгыльләнә.

Халык саны

1926 елда – 108,
1938 елда – 204,
1949 елда – 154,
1958 елда – 131,
1970 елда – 128,
1979 елда – 128,
1989 елда – 61,
2002 елда – 43,
2010 елда – 31,
2015 елда – 28 кеше (руслар).