Эчтәлек

Иске Казан руханилар академиясе буларак билгеле.

1798 елда Павел I нең Фәрманы буенча, башта уку срогын 2 югары сыйныфта (философия һәм дин белеме сыйныфларында) 2 елга озынайту хисабына гына Казан руханилар семинариясен үзгәртү юлы белән оештырыла.

Шактый зур һәм төрле төрдәге уку йорты була, башлангыч, урта һәм югары дини белем бирүне берләштерә. Укучылар саны 1 мең кешедән арта, уку вакыты 15 елга җитә.

Белем бирү, дини уку йортларына хас булганча, латин-схоластик характерда була, һәр сыйныф белем бирүнең тәмамланган баскычы булып санала. Дин белеменең тулы курсларын ел саен якынча 10 кеше тәмамлый.

1800 елдан Казан руханилар академияседә беренче тапкыр татар теле укытыла башлый (1800–1818 елларда укытучы — А.А.Троянский).

Үзенең укыту-фәнни эшләре дәрәҗәсе буенча академия югары типтагы дини семинария булып кала. Казан епархиясенә карата ул дини семинария ролен үтәвен дәвам итә, ә югары уку йорты саналган өлкән сыйныфларга яңадан оештырылган Казан дини уку-укыту округы семинариясеннән укучылар җибәрелә, бу округка Әстерхан, Вятка, Иркутск, Түбән Новгород, Тамбов, Тобол губерналары уку йортлары керә.

1815 елның 3 сентябрендә булган янгын академия биналарына шактый зыян китерә, китапханәнең зур өлеше юкка чыга.

Синодның 1818 елгы Фәрманына туры китереп, Казан руханилар академиясе яңадан руханилар семинариясе итеп үзгәртелә.

Әдәбият

Благовещенский А. История Старой Казанской духовной академии. 1797 — 1816. К., 1875;

Можаровский А.Ф. Старая Казанская академия. К., 1877;

Знаменский П. История Казанской Духовной Академии за первый (дореформенный) период её существования (1842–1870 годы): В 3 ч. К., 1891–92;

Остро­умов Н.П. Воспоминания о миссионерском противомусульманском отделении при Казанской духовной академии // Православный собеседник. 1892. Ч. 1;

Терновский С.А. Историческая записка о состоянии Казанской духовной академии после её преобразования. 1870–1892. К., 1892;

Загоскин Н.П. Казанские академические пииты и вести начала текущего столетия. К., 1897;

Покровский И.М. К столетию кафедры татарского языка в духовных учебных заведениях Казани // Православный собеседник. 1900. Ч. 1;

Валеев Р.М. Казанское востоковедение: источники и развитие (XIX — 20-е гг. XX в). К., 1998;

Журавский А.В. Казанская духовная академия на переломе эпох (1884–1921): Дис. … М., 2000;

Исхакова Р.Р. Духовные учебные заведения как фактор создания педагогического образования в регионе. К., 2001.

Автор — Е.В.Липаков