- РУС
- ТАТ
Татарстанның Балык Бистәсе районындагы авыл, Шомбыт елгасының югары агымы буенда, шәһәр тибындагы Балык Бистәсе поселогыннан 48 км төньяк-көнчыгыштарак урнашкан
XVIII йөзнең беренче яртысында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Шемурбаш буларак та искә алына.
XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек. Поташ заводы була.
XX йөз башында волость идарәсе урнаша, Петропавел чиркәве, земство мәктәбе (1900 елда ачыла, 1909 елда 25 кыз бала укый) һәм Халык мәгарифе министрлыгы мәктәбе (1868 елда изге Гурий борадәрлеге мәктәбе буларак ачыла, 1893 елда Халык мәгарифе министрлыгының ике сыйныфлы мәктәбе итеп үзгәртелә, махсус бинада урнаша, 1912 елда 55 ир бала һәм 12 кыз бала укый), фельдшерлык пункты, су тегермәне, ярма яргыч, казна шәраб кибете һәм 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 915 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Шомарбаш волосте үзәге була. 1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Балык Бистәсе, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Йолдыз, 1959 елның 26 мартыннан – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Мамадыш, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.
Хәзер – Шомарбаш авыл җирлеге үзәге.
1930 елда «Социализм» колхозы оештырыла. 1973 елда ул шул ук исемендәге совхоз итеп үзгәртелә. 1994 елдан авылда «Шомарбаш» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.
Халкы башлыча «Никитин Н.С.» (Шомарбаш авылы), «Григорьев А.П.», «Григорьева М.Г.» (икесе дә –Алан-Полян авылында), «Шәмсетдинов Н.Г.» (Зур Мәшләк авылы) крәстиян-фермер хуҗалыкларында, Кызыл-Йолдыз урманчылыгында хезмәт куя.
1922–1930 елларда – башлангыч мәктәп, 1931–1934 елларда – крәстиян яшьләр мәктәбе, 1935–1966 елларда – җидееллык, 1967–1976 елларда –сигезьеллык (бинасы 1967 елда төзелә), 1977–2012 елларда – урта, 2013 елдан тулы булмаган урта мәктәп эшли. 1976 елда мәктәп каршында төмәкне өйрәнү музее оештырыла (нигезләүчесе – П.И.Касыймов).
Мәдәният йорты (бинасы 1981 елда төзелә), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, Петр һәм Павел гыйбадәт йорты (2012 елдан) бар.
П.В.Абрамов (1914–1992) – экономгеограф, география фәннәре кандидаты, профессор, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Бөек Ватан сугышы ветераны, беренче һәм икенче дәрәҗә Ватан сугышы, «Почет билгесе» орденнары кавалеры;
А.В.Кибяков (1899–1985) – физиолог, медицина фәннәре докторы, СССР Медицина фәннәре академиясе мөхбир әгъзасы, Бөек Ватан сугышы ветераны, ике Кызыл Байрак ордены кавалеры;
И.Е.Никитин (1926 елда туган) –РСФСР, ТАССРның атказанган табибы.
1782 елда – 73 ир-ат;
1859 елда – 558,
1897 елда – 820,
1908 елда – 911,
1920 елда – 904,
1926 елда – 683,
1938 елда – 936,
1949 елда – 678,
1958 елда – 674,
1970 елда – 508,
1989 елда – 282,
2002 елда – 205,
2010 елда – 172,
2020 елда – 128 кеше (керәшен татарлар – 86%, руслар – 14%).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.