Эчтәлек

Авылга XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Хуҗахәсән исеме белән билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук тимерчелек кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, 2 җил тегермәне эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 680 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Урта Балтай волостенда. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Апас, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Тутай авыл җирлеге составына керә.

1930 елдан – “Кызыл күл” колхозы, 1950 елдан – Киров исемендәге колхоз, 1956 елдан – “Байрак” колхозы, 1989 елдан – “Алга” хуҗалыгы, 1997 елдан  “Алга” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

2003 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли.

Клуб, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1996 елдан) бар.

Халык саны

1782 елда – 45 ир заты;
1859 елда – 232,
1897 елда – 439,
1908 елда – 532,
1920 елда – 535,
1926 елда – 405,
1938 елда – 298,
1949 елда – 312,
1958 елда – 237,
1970 елда – 140,
1979 елда – 188,
1989 елда – 125,
2002 елда – 123,
2010 елда – 94,
2015 елда – 90 кеше (татарлар).