Тарихы

Авылга XVIII йөзнең беренче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Шигалки, Гурьевка исемнәре белән дә билгеле.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә (XVIII йөздә. алпавытлары – Гурьевлар, Мельгуновлар; XIX йөздә. – Груберлар). Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек, балта эше белән шөгыльләнә.

1890 елда авылда укырга-язарга өйрәтү мәктәбе ачыла, 10 бала укый.

ХХ йөз башында авылда 2 тегермән, бакалея кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 511 дисәтинә тәшкил итә. Авыл Базяково авылының Тихвин Богородица чиркәве приходына карый.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Никола-Пичкас волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Алексеевск, 1935 елның 10 февраленнән – Спас, 1935 елның 1 апреленнән – Куйбышев, 1960 елдан – Алексеевск, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан Алексеевск районнарында.

Хәзер Войкино авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1963 елда – «Красный луч» колхозы, 1981 елдан «Войкино» совхозы составында (1996–2002 елларда «Войкино» күмәк предприятиесе).

Халкы күбесенчә «Красный Восток Агро» акционерлык җәмгыятендә эшли (кырчылык, сөт терлекчелеге).

Халык саны

1782 елда – 73 ир заты;
1859 елда – 202,
1897 елда – 335,
1908 елда – 354,
1920 елда – 362,
1926 елда – 230,
1958 елда – 163,
1970 елда – 124,
1979 елда – 95,
1989 елда – 46,
2002 елда – 58,
2010 елда – 42,
2015 елда – 38 кеше (руслар).