Биографиясе

1941 елның 30 ноябрендә Алма-Ата шәһәрендә туган.

Алма-Ата медицина институтын тәмамлый (1965).

1980 елдан Казакъстан Милли ФАнең Кеше һәм хайваннар физиологиясе институтында: 1980 елдан лимфа әйләнеше лабораториясе мөдире, 1990 елдан космонавтлар әзерләү фәнни программасының медицина бүлеге җитәкчесе, профессор (1993).

Фәнни эшчәнлеге

Тикшеренүләре кеше физиологиясенә һәм космик медицинага карый.

Р.Ә.Гәрәев тарафыннан кан-тукыма-лимфа алмашы бозылуы белән бәйле инсулин заруриятле диабетка, атеросклерозга һәм башкаларга бәйләнешле эритроцитлар мембранасына сеңдерелгән макромолекулаларның кан-тукыма-лимфа алмашы механизмы өйрәнелә.

СССР уйлап табучысы.

Уйлап табуга 8 авторлык таныклыгы бар.

Казакъстан татарлары ассоциациясе президиумы әгъзасы.

Хезмәтләре

Транскапиллярный обмен и лимфообразование. Алма-Ата, 1989 (автордаш);

Методики исследования гематолимфатического обмена. Алма-Ата, 1991 (автордаш).