- РУС
- ТАТ
Татарстанның Алабуга районындагы поселок. Алабуга шәһәреннән 44 км төньяк-көнбатыштарак, Үмәк елгасы буенда урнашкан
1920 елларда нигез салына.
Оештырылган көннән ТАССРның – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонының Чиркәс волостенда.
1930 елның 10 августыннан – Алабуга, 1944 елның 19 февраленнән – Костенеево, 1944 елның 8 июненнән – Морт, 1954 елның 19 ноябреннән Алабуга районында.
Хәзер Олы Шүрнәк авыл җирлеге составына керә.
1931 елда авылда – “Покровка”, “Трудовик”, соңрак “Яшь көч” (Татар Дөме-Дөме авылы) колхозлары оештырыла. 1969 елда – “Яшь көч” колхозы “Красный луч” колхозы составына, соңрак “Правда” колхозы (Олы Шүрнәк авылы) составына керә.
1969 елда “Правда” колхозы җирлегендә “Кировский” совхозы булдырыла. 1995 елдан “Шүрнәк” җитештерү авыл хуҗалыгы кооперативы.
Поселокта “Вятка яры” ял йорты урнашкан.
1938 елда – 89,
1958 елда – 88,
1970 елда – 44,
1977 елда – 6,
1989 елда – 4,
2002 елда – 7,
2010 елда – 1,
2017 елда – 2 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.