Административ-территориаль буйсынуы

Авылга 1920 елларда нигез салына.

Оешкан көненнән ТАССРның Минзәлә кантоны Пучы волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Минзәлә, 1935 елның 10 февраленнән – Калинин, 1959 елның 12 октябреннән – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Иске Айман авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Чиялек” колхозы оештырыла. 1953 елда “Октябрь” колхозы составында (Иске Айман авылы). 1957 елда Киров исемендәге совхоз белән берләшә. 1965 елда “Айман” совхозына аерылып чыга. 1997 елдан “Айман” крәстиян хуҗалыгы берләшмәсе.

Халкы күбесенчә “Агрофирма “Әнәк” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф

1986 елга кадәр һәм 2001 – 2011 елларда мәктәп эшли.

Халык саны

1949 елда – 286,
1958 елда – 210,
1970 елда – 271,
1979 елда – 191,
1989 елда – 69,
2002 елда – 69,
2010 елда – 42,
2015 елда – 33 кеше (татарлар).