- РУС
- ТАТ
Татарстанның Актаныш районындагы авыл, Актаныш авылыннан 3 км көнбатыштарак урнашкан
Авыл 1744 елдан мәгълүм.
XVIII – XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, умартачылык һәм урман хәзерләү кәсепчелеге була.
Мәчет 1847 елдан билгеле.
XIX йөзнең ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 1570 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Такталачык волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.
Хәзер Актанышбаш авыл җирлеге үзәге.
Күмәкләштерү елларында авылда “Актанышбаш” колхозы оештырыла. 1950 елдан “Урал” колхозы составында (Әҗәкүл авылы), 1958 елдан “Урал” колхозы “Үзәк” колхозы (Актаныш авылы), соңрак – “Нива” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составына керә.
Халкы күбесенчә “Агрофирма “Актаныш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
2012 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.
Авылда клуб (1978 елда бина төзелә), балалар бакчасы, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, “Гайсәбикә” мәчете (2003 елдан) бар.
Р.Р.Әгъләмова (1951 елда туган) – ТРның атказанган укытучысы, РФнең Халык мәгарифе отличнигы;
Р.Р.Хәбибуллин (1953 елда туган) – ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре;
Ф.Г.Ханов (1951 елда туган) – ТРның атказанган архитекторы;
Ә.Х.Хөсәенов (1924 – 1992) – ТАССРның атказанган зоотехнигы, “Чишмә” колхозы (1963 – 1984 еллар) рәисе;
З.Ш.Шәехов (1925 – 1996) – РСФСРның атказанган агрономы.
1795 елда – 140,
1859 елда – 469,
1870 елда – 466,
1884 елда – 585,
1897 елда – 632,
1906 елда – 648,
1913 елда – 305,
1921 елда – 373,
1926 елда – 330,
1938 елда – 320,
1949 елда – 315,
1958 елда – 350,
1970 елда – 341,
1979 елда – 319,
1989 елда – 224,
2002 елда – 298,
2010 елда – 370,
2015 елда – 338 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.