Тарихы

Авылга XVIII йөзнең беренче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Татар Чирмешәне исеме белән дә билгеле.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1743 елда авылда мәчет җимерелә, 1776 елда яңадан төзелә. 1829 елдан авылда мәктәп эшләгәнлеге турында мәгълүмат бар. 1883 елда мәдрәсә ачыла.

XX йөз башында су тегермәне, 4 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1974 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Биләр волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан – Биләр, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан – Алексеев, 1977 елның 29 августыннан Аксубай районында.

Хәзер Иске Татар Әдәмсуы авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1988 елда авылда “Уңыш” колхозы оештырыла. 1995−2009 елларда “Майна” күмәк предприятиесе.

Халкы күбесенчә “Сөт иле − Аксу” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда башлангыч мәктәп ачыла (1964 елда яңа бина төзелә), 1965 елда − сигезьеллыкка, 1995 елда урта мәктәпкә (2014 елда яңа бина төзелә) үзгәртелә. 2015 елда мәктәпкә балалар бакчасы кушыла.

Авылда мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет бар.

Авыл янында монголларга кадәр чор Идел буе Болгар дәүләтенә караган Түбән Татар Майнасы торулыгы һәм 3 Түбән Татар Майнасы авыллыгы (I, II, III) табыла.

Күренекле кешеләре

А.М.Нәҗметдинова (1972 елда туган) – педагог, шагыйрә, язучы.

Халык саны

1782 елда – 84 ир заты;
1859 елда – 384,
1897 елда – 699,
1908 елда – 900,
1920 елда – 956,
1926 елда – 547,
1938 елда – 627,
1949 елда – 416,
1958 елда – 552,
1970 елда – 574,
1979 елда – 433,
1989 елда – 283,
2002 елда – 287,
2010 елда – 286,
2015 елда – 275 кеше (татарлар).